Нократ

Чәй эчәрлек тә калмый

Аларның һәр иртәсе бер үк сценарий буенча башлана. Түбән Сон авылында гомер кичерүче Әкбәровлар гаиләсе төп-төгәл биштә шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлый. Берничә сәгать эчендә алар дистәгә якын авылда булырга өлгерәләр. "Сыр-май җитештерү комбинаты"ның "СӨТ" дип язылган ГАЗигын авыл халкы зарыгып көтеп ала. Шәхси эшмәкәр Зөлфинә Әкбәрова һәм аның иптәше...

Аларның һәр иртәсе бер үк сценарий буенча башлана. Түбән Сон авылында гомер кичерүче Әкбәровлар гаиләсе төп-төгәл биштә шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлый. Берничә сәгать эчендә алар дистәгә якын авылда булырга өлгерәләр.
"Сыр-май җитештерү комбинаты"ның "СӨТ" дип язылган ГАЗигын авыл халкы зарыгып көтеп ала. Шәхси эшмәкәр Зөлфинә Әкбәрова һәм аның иптәше Нурлыхан абый эш көннәрен Түбән Сон авылыннан башлыйлар. Иртәнге биш тулуга капка төпләрендә икешәр, өчәр чиләк сөт тоткан абый-апалар күренә башлый. Әкбәровларның оператив эшләвенә шаккатырлык. Машина килеп туктауга берсе "кузов"ка менеп китә һәм продукцияне кабул итә башлый, икенчесе сыйфатын, күләмен карап, саннарны махсус кенәгәгә теркәп бара.
- Бу төр эшчәнлек белән 2004нче елдан шөгыльләнәбез. Иптәшем элек-электән сыр-май заводында инде. Иң элек ике авылдан гына җыйдык. Хәзер безнең маршрутта гына да сигез авыл. Дүрт Сон, Катмыш, Баскан, Еники-Чишмәдә булабыз. Соңгы нокта- Түбән Яке. Анда тугызынчы яртыларда эш төгәлләнә инде,- ди Зөлфинә Әкбәрова. Шушы сигез авылдан кыш айларында көнгә уртача 2,5 тонна сөт җыеп алалар икән. Җәен бу сан 4 тонна чамасы була. Узган ел барлыгы 752 тонна продукция кабул иткәннәр. 2011нче ел белән чагыштырганда, 100 тоннага күбрәк. "Кайберәүләр "сөтне чәй эчәрлек тә калдырмыйбыз" диләр",- ди Әкбәровлар. Моннан тыш, икенче бригада Усали зонасында алты авылдан һәм Уразбахта, Югары Яке авылларыннан сөт җыя. Барлыгы шәхси эшмәкәр Әкбәровага 375 кеше продукция сата. Бүгенге көндә 1 литрын 12 сум 42 тиеннән кабул итәләр.
- Мин Әкбәровлардан бик канәгать. Сөтнең бәясе дә артты. Акчасын вакытында биреп баралар. Терлек азыгы сатып алганда тотылган чыгымнарны да капларга җитә, үзебезгә дә кала,- ди Урта Сон авылыннан Тәнзилә Сәлимова. Авылдашы Рәмзия апа Шәрифуллина да шушы ук фикердә. Әмма башкалардан аермалы буларак, ул сөтне көнаралаш кына тапшыра икән. "Үзебезгә ашар өчен алып калабыз",- ди ул. Югары Соннан Ринат абый Кәбиров сөтне иң күп тапшыручылардан. Продукцияне ике бедон белән алып чыккан. Көнгә уртача 35-40 литр күләмендә сата ул. Ай саен гаиләсенең бюджетына 19 мең сум акча кереп бара икән.
- Дүрт савым сыеры асрыйбыз. Электән шулай күп тотам. Терлекләр бәрабәренә барлык проблемаларны хәл итәбез. Атлаган саен акча кирәк бит. Балаларны укытабыз. Мал азыгы әзерләү дә кыйммәткә төшә. Иртән дүртенче яртыда торабыз һәм кичке тугызга кадәр аяк өстендә,- ди Ринат Кәбиров. Һәр авыл халкы сөт җыючыларның сәгать ничәгә килеп җитәсен белеп тора. "Биш-ун минут алдан чыгып торабыз",- диләр. Әлеге вакыт аралыгы әрәмгә китми. "Ил-көн яңалыклары хакында фикерләшәбез, кызык хәлләрне искә төшерәбез, мәзәкләр сөйлибез",- ди авыл халкы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: