Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Чәчүне Җиңү бәйрәменә җиңәргә!

Районыбыз аграрийлары кырларда иртә язгы культураларны чәчүне дә башлап җибәрделәр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Нократ" агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште. Агрофирмада иртә язгы культураларны чәчү якшәмбе төштән соң башланды. "Ленин" исемендәге, "Вятка", "Дружба" һәм "Таң" бүлекчәләрендә 3 "Моррис" һәм 1 "Кузбасс" чәчү комплекслары эшли. Аларның һәркайсына көненә 60-70 га мәйданда эш башкару...

Районыбыз аграрийлары кырларда иртә язгы культураларны чәчүне дә башлап җибәрделәр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Нократ" агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште. Агрофирмада иртә язгы культураларны чәчү якшәмбе төштән соң башланды. "Ленин" исемендәге, "Вятка", "Дружба" һәм "Таң" бүлекчәләрендә 3 "Моррис" һәм 1 "Кузбасс" чәчү комплекслары эшли. Аларның һәркайсына көненә 60-70 га мәйданда эш башкару бурычы тора. Быел нократлылар 2422 га да язгы культуралар чәчәчәк. Шуның 820-се бодай, 712 га-ы арпа, 610-ы солы, 250-ләп га-ы борчак булачак. Соңгысын, мәсәлән, катнаш ашлама (азафоска) белән бергә кертәләр. 1 га мәйданга уртача 2,8 центнер борчак һәм 1 центнер ашлама чәчелә. Быел агрофирмада шулай ук 3200 га җирдә азык катнашмасы һәм 3600 га мәйданда кукуруза үстерергә ниятлиләр.

-Язгы кыр эшләренә үз көчебез белән көздән үк әзерләнә башладык. Запас частьлар кайтарып авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтладык. Моның өчен 4,5 млн сум акча тотылды. Ә тракторларны төзекләндерү чыгымнарын "ВАМИН-Татарстан" җәмгыяте финанслады,- ди "Нократ" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Рашит Мусин.
Аның сүзләреннән билгеле булганча, "ВАМИН" агрофирмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләү буенча икеяклы тикшерү үткәрелгән һәм 20 мең га кадәр сөрүлек җирләре булган хуҗалыклар арасында "Нократ" беренче урынны яулаган.
Агрофирма механизаторы Инсаф Каюмов соңгы дүрт елда К-744 тракторын иярли. Кырда "Моррис" комплексы белән ул. Бер якка 11,5 метр киңлекне алып бара.
-Элекке чәчкечләр моның янәшәсендә уенчык кебек кенә хәзер. Эшкәртелмәгән җиргә кереп китә дә, барлык эшләрне үзе башкара,- ди Инсаф Каюмов. Әмма агрофирмада "СЗ" чәчкечләре кулланылыштан бөтенләй үк төшмәгән әле. "Алар белән кечкенә басуларга керәбез, күпьеллыклар һәм көзге культураларны тукландырабыз",- ди Рашит Мусин.
Механизатор Рифкать Хәмидуллин кырда әлеге маркалы агрегат белән. Совет чоры техникасында эшләвенә бер дә үкенми.
-Яхшылап көйләсәң, җырлап эшли ул. Үзебезнең дә кәефләр яхшы. Ярдәмчеләрем дә үз эшләренең осталары,- ди Рифкать Хәмидуллин.
"Нократ" агрофирмасында кадрлар белән проблемалар юк, диләр. Механизаторларга эш өчен түләү системасында быел үзгәрешләр дә бар.
-Узган елгы чәчү кампаниясе белән чагыштырганда, хезмәткәрләргә түләү 10 процентка артты. Моннан тыш, кызыксындыру чараларын да эшләдек. Агрофирма буенча беренче урынны алган механизаторга 180 кг-лы колын, икенче урынга 150 кг-лы, ә өченче урынга 130 кг-лы үгез биреләчәк. Җиңүчеләрне чәчү комплекслары буенча да ачыклаячаклар. Әлеге төркемдә беренче урынны алучыга 180 кг-лы үгез биреләчәк. Моңа ирешү өчен игенчегә 30 смена-норма башкару шарт. 25, 20 һәм 18 смена-норма башкаручылар икенче дүртенче урыннарыны бүлешәчәк. Аларга 150, 130 һәм 100 кг-лы үгезләр бирү каралган,- ди Рашит Мусин. "СЗ" чәчкечләрендә эшләүчеләр дә бүләксез калмаячак, ди агрофирма җитәкчелеге. Моның өчен кыр эшләрен тиешле срокларда һәм сыйфатлы итеп төгәлләү зарур. Район буенча язгы чәчүнең төп өлешен 9нчы майга тәмамлау бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев