Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Чал чәчлеләрне хөрмәтләделәр

"Өлкәннәр ункөнлеге" кысаларында узучы чаралар дәвам итә. Аларның чираттагысы "Чал чәчләрегезне хөрмәтлибез" акциясе. Аның кысаларында ялгыз яшәүче әби-бабайларда булдылар. "Кайгырту" үзәгенең социаль ярдәмне өйдә күрсәтү бүлеге һәм 1 нче санлы мәктәпнең 4 нче "Б" сыйныфы укучылары белән берлектә үткәрелүче акцияне Тукай урамында яшәүче Әминә апа Айҗанова йортыннан башладылар. 1нче санлы...

"Өлкәннәр ункөнлеге" кысаларында узучы чаралар дәвам итә. Аларның чираттагысы "Чал чәчләрегезне хөрмәтлибез" акциясе. Аның кысаларында ялгыз яшәүче әби-бабайларда булдылар.

"Кайгырту" үзәгенең социаль ярдәмне өйдә күрсәтү бүлеге һәм 1 нче санлы мәктәпнең 4 нче "Б" сыйныфы укучылары белән берлектә үткәрелүче акцияне Тукай урамында яшәүче Әминә апа Айҗанова йортыннан башладылар.
1нче санлы мәктәп укучылары Әминә апага шигырьләр сөйләде, көз букеты тапшырдылар. "Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре дә күчтәнәчләр белән килгән. Бу очрашудан берьялгызы яшәүче Әминә апа канәгать калды.
- Минем урамга чыгып йөрергә мөмкинлегем дә юк. Болай өемә килеп хөрмәтләгәч рәхмәт инде. Бик ошады балалар чыгышы,- ди.
Алга таба "Чал чәчләрегезне хөрмәтлибез" акциясендә катнашучылар шулай ук ялгыз яшәүче Валентина Шубина йортына юл тоттылар. Хезмәт ветераны кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Укучылар сөйләгән шигырьләрне кызыксынып тыңлады ул.
- Балаларны күргәч, оныкларым искә төште. Алар да шундый талантлы,- ди ветеран. Шатлыгыннан күз яшьләрен дә яшермәде ул. Укучылар Валентина Шубина белән истәлеккә фотога төшәргә дә онытмады.
Инт Дарина Телешева, Салават Гилаев, Нарина Мурзаханова
- "Чал чәчләрегезне хөрмәтлибез" акциясе ялгыз яшәүче әби-бабайларның хәлләрен белү, аларның кәефләрен күтәрүгә корылган. Балалар чыгышын карагач, бүләкләр алгач, күзләрендә шатлык очкыннары кабына. Моны күрү безнең өчен сөенеч,- ди "Кайгырту" үзәгенең социаль ярдәмне өйдә күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Сорокина.
Акциядә катнашучылар бу рәвешле авылларга да чыгарга ниятли. Әлеге эштә аларга "Мамадыш ТКХ", "Төзүсервис" җәмгыятьләре, "Магнит" кибетләр челтәре иганәлек ярдәме күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев