Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Бәйрәм саен ярминкә

Шәһәребездә узган атнаның шимбәсендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Продукция ассортименты һәм бәяләр белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты. Бу сезондагы чираттагы ярминкәне 23 февраль- бәйрәм көнендә үткәрделәр. Шимбә район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга Красногорка икътисадый зонасында эшләүче коллективлар хуҗа иде. Гадәттәгечә, ярминкәләрнең монысында да башка район вәкилләре...

Шәһәребездә узган атнаның шимбәсендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Продукция ассортименты һәм бәяләр белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты.
Бу сезондагы чираттагы ярминкәне 23 февраль- бәйрәм көнендә үткәрделәр. Шимбә район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга Красногорка икътисадый зонасында эшләүче коллективлар хуҗа иде. Гадәттәгечә, ярминкәләрнең монысында да башка район вәкилләре бар иде. Шәһәр халкына ит продукциясен мулдан тәкъдим иттеләр, ә менә сөт мамадышлыларга җитәрлек булмады. Хәер, бу юлысы аның 1,5 литрын 30 сумнан саттылар. "Ярминкәләрнең даими кунаклары сөткә бәяләр арткан",- дип белдерделәр.
Составының күпчелеген ир-атлар тәшкил иткән комиссияне бүген бәйрәмчә каршы алдылар. Мамадышлылар өчен кайнар чәй һәм коймак та әзерләнгән иде. Сәүдә өстәлләре белән танышып чыкканнан соң, ярминкәгә бәяне район башлыгы Анатолий Иванов та бирде.
Алдагы ярминкә шулай ук бәйрәм көненә планлаштырылган. Ул 8нче март көнне узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X