Нократ

Браконьерлар да каба

Уналтысыннан унҗиденче майга каршы төн браконьерларга гына түгел, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Мамадыш районы бүлеге хезмәткәрләре өчен дә уңышлы булды. Алар тарафыннан 14 административ беркетмә тутырылды, районыбыз территориясендә күп күләмдә законсыз балык тотуның ике факты ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре Айрат Бабаниязов белән Андрей Васильев һәм Мамадыш балык заводы вәкилләре...

Уналтысыннан унҗиденче майга каршы төн браконьерларга гына түгел, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Мамадыш районы бүлеге хезмәткәрләре өчен дә уңышлы булды. Алар тарафыннан 14 административ беркетмә тутырылды, районыбыз территориясендә күп күләмдә законсыз балык тотуның ике факты ачыкланды.

Полиция хезмәткәрләре Айрат Бабаниязов белән Андрей Васильев һәм Мамадыш балык заводы вәкилләре 16нчы май көнне кичке сәгать 10да бергәләшеп рейдка кузгала.
- Отарка авылы янында беренче браконьерны төнге сәгать бердә эләктердек. Алабугалы, вакытлыча шушы авылда яшәүче ирнең моторлы көймәсеннән һәркайсы 70 метрлы тыелган ятьмә белән тотылган 76 карп, өч корбан, бер опты һәм чуртан алынды,- ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең урынбасары Айрат Бабаниязов.
Беренче браконьерны рәсмиләштергән вакытта, икенче ятьмәгә тап булалар. Иртән аларны да бөтен "байлыклары" белән кулга төшерәләр. Казанда яшәүче ике ир кулындагы 30 килограммлы капчыкта 170 данә чөгә санап чыгаралар. Балыклар эре, уылдык чәчәргә әзерләнгәннәр. Корсаклары ярылганнарының уылдыклары да шунда ук таралып ята... Иң кара исәпләр белән табыш - 20 мең сумлык. Тик табигатькә салынган зыян гына исәпләп бетереп булмаслык. Шулай ук ятьмәләре, моторлы резина көймәләреннән дә коры кала браконьерлар.
Сулыкларда 25нче апрельдән "Уылдык" операциясе игълан ителгән иде. Соңгы араларда мондый рейдлар көн саен уздырыла. Инде 25 административ материал һәм ике эре браконьерлык очрагы теркәлергә өлгергән. Гамәлият 10нчы июньгә кадәр бара.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 января 2018 в 15:26
    Полицейские вернули четырем жителям Мамадыша утерянные сотовые телефоны
  • 16 января 2018 в 10:27
    На базе спортивного комплекса "Дружба" прошла новогодняя елка
  • 15 января 2018 в 10:00
    В Мамадышском районе выявлена незаконная рубка леса
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 Керамзитные БЛОКИ (стеновые, перегородочные), цемент. Бесплатное хранение. Доставка манипулятором. ул.Кашапова, 1Д (рядом с ГИБДД). Тел.: 8-927-476-97-01 РЕМОНТ  стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 РЕМОНТ  автоматических стиральных машин, холодильников. Тел.: 8-917-903-65-87 НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41