Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Бабасыннан тапшырылган һөнәр

Рәкыйф Гатин районыбызның эре фермерларының берсе. Умартачылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә ул. Берничә ел элек үзенең һәм 16 уртакирмәнленең пай җирләрен арендага алып икмәк үстерә башлый. Бүгенге көндә сөрүлек җирләре 90 га мәйданны тәшкил итә. Лизинг- грант программасы буенча кайтарган МТЗ-82 тракторын Илфат Кәримов, МТЗ-80 не Рамил Хөҗҗәтов иярли. Фәрит...

Рәкыйф Гатин районыбызның эре фермерларының берсе. Умартачылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә ул. Берничә ел элек үзенең һәм 16 уртакирмәнленең пай җирләрен арендага алып икмәк үстерә башлый. Бүгенге көндә сөрүлек җирләре 90 га мәйданны тәшкил итә.

Лизинг- грант программасы буенча кайтарган МТЗ-82 тракторын Илфат Кәримов, МТЗ-80 не Рамил Хөҗҗәтов иярли. Фәрит Хәйруллин һәм Рәкыйф абыйның улы Аяз да төп ярдәмчеләре.
Фермер 2 тырма агрегаты, 1 "СЗ" чәчкече һәм культиватор алган. ЗЯБны көздән тулысынча төгәлләгән булганнар. Бүгенге көндә күпьеллыкларны тукландыру һәм сөрелгән мәйданны тырмалау эшләрен башкаралар. Печән җирләренә гектарына 3-4 ц исәбеннән аммиак селитрасы кертелә. Быел фермер Гатин 18 га да печән, 30 га да язгы бодай, 5 га җирдә солы һәм калган мәйданда арпа үстерергә ниятли. Быелгы язгы кыр эшләре кампаниясе чыгымы хезмәт хакларын һәм техника ремонтын исәпләмәгәндә якынча 170 мең сумга төшәчәк. Моның 120 мең сумын чәчүлек материал тәшкил итә.
Кыр корабы булмау сәбәпле, үстергән уңышны җыеп алуда ярдәмне читтән чакырырга туры килә фермерга.
Игенчелек белән 4 ел элек шөгыльләнә башлаган булса, Рәкыйф абыйны умартачы буларак шактыйдан беләләр. Элекке Киров күмәк хуҗалыгында механизатор булып йөргәннән соң, Кама Тамагы районында техникум тәмамлап кайта ул.
Әлеге һөнәремне бик яратып башкарам, ди Рәкыйф абый. Бал кортлары үзе серле һәм кызык бер дөнья икән.
Умарталык территорисе 80 сутый мәйданны били. Биредә бүгенге көндә 150 баш корт гаиләсе исәпләнә. Барысы да урта рус токымлылар, ди Рәкыйф Гатин. Моңа кадәр күмәк хуҗалык милке булса, соңгы берничә елда умарталыкны үз исеменә рәсмиләштерә ул.
Кемнәрдер умартачының эше җәй айларында гына дип уйласа, бу зур ялгышлык булыр иде. Мәшәкатьләр ел әйләнәсе кимеми. Язга чыккач эш күләме бермә-бер арта.
Биредә дә ярдәмчеләрдән башка гына булмый, ди Рәкыйф Гатин. Умартачы эшенең барлык нечкәлекләренә Фәрит Хәйруллинны да өйрәткән. Узган ел әлеге умарталыкта 3 тонналап бал җитештерелгән булган. Продукцияне сату буенча проблемалар булмады, ди Рәкыйф абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев