Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Авылны үз уллары яшәтә

Германия агачлары, Америка сыерлары, Кабардин атлары... Боларны күрү өчен Түбән Ушмадан ерак китәргә дә кирәк түгел хәзер. "Авылым таңнары" тапшыруының бүгенге чыгарылышын "АПК Азык-төлек җәмгыяте" эшчәнлегенә багышлыйбыз.... Быел игеннәр гадәттәгедән иртәрәк өлгерделәр. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте дә борчак басуларын дүшәмбе урырга керешкән иде. Сишәмбедә баш агроном Әлфәт Талипов комбайннарны иртәнге...

Германия агачлары, Америка сыерлары, Кабардин атлары... Боларны күрү өчен Түбән Ушмадан ерак китәргә дә кирәк түгел хәзер. "Авылым таңнары" тапшыруының бүгенге чыгарылышын "АПК Азык-төлек җәмгыяте" эшчәнлегенә багышлыйбыз....

Быел игеннәр гадәттәгедән иртәрәк өлгерделәр. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте дә борчак басуларын дүшәмбе урырга керешкән иде. Сишәмбедә баш агроном Әлфәт Талипов комбайннарны иртәнге яктан ук суктырырга алып чыкты. Борчак инде шытырдап кипкән. Гадәттә басудан күпме уңыш чыгасын саламга карап чамалап була. Биредә тезмәләр калын, димәк, яхшы уңыш җыеп алачаклар. "Былтыр борчак гектарыннан 36 центнер уңыш биргән иде. Быел да шуннан ким булмаячак,"-ди Әлфәт Талипов.
Беренче булып басуга Радислав Уразлинның "Тукано" комбайны кереп китте. Аның артыннан "ДОН" кузгалды. Җәмгыятьнең инвесторы Рифат Мотыйгуллин-республика күләмендә танылган эшмәкәр. Авыл хуҗалыгында бизнес ясауның юлларын, нечкәлекләрен дә яхшы өйрәнгән. Борчак бит бодайдан да кыйммәтрәк йөри. Былтыр көз һәм кыш аны шактый гына сата алганнар. Быел да сорау булачагын күз алдында тотып, мәйданнарын икеләтә арттырганнар һәм 230 гектарга җиткергәннәр. "Венец" сортлы ул. Оригинал репродукцияле вакытта сатып алган булганнар. Быел чәчелгән орлыклары элиталы. Димәк, азык-төлек максатында гына түгел, орлык итеп тә сата алачаклар. Бөртекле культуралар орлыкларына алыштырырга да исәплиләр.
"Борчакны ни кадәр иртә чәчсәң, шул кадәр отышлырак, аның уңышы да бермә-бер югарырак була,"-диләр игенчелек белгечләре. Җәмгыятьтә быел аны 30нчы апрельдә чәчә башлаган булганнар. Баш агроном сүзләренә караганда, чәчү әйләнешендә дөрес урнаштырып-кукуруздан соң чәчеп тә отканнар. Чөнки кукуруздан соң туфракта ашлама, туклыклы матдәләр күп кала. Ә чәчкәндә берәр центнер азофоска кертелгән.
Янәшәдәге кукуруз басуы да игътибарыбызны җәлеп итми калмады. Инде метр ярым биеклеккә җиткәннәр, куелыклары да нормаль. Мондый коры җәйдә дә шушындый кукуруз үстерә белгәч, аны игү серләренә дә өйрәнеп беткәннәр инде димәк. Быел аны барысы 590 гектарда чәчкән булганнар икән. Көздән басулары тирән итеп сукаланган, яз ике эздән тырмалаганнар, ике центнер аммиак селитрасы, бер центнер азофоска чәчтергәннәр һәм "БКМ" агрегаты белән эшкәртеп чыкканнар. Гектарга 90 мең бөртек исәбеннән чәчелгән. Тишелеп чыккач, чүп үләннәргә каршы гербицид сиптергәннәр. "Кукурузны тырмалап, культивацияләп кенә чүп үләннән котылып булмый,"-ди Әлфәт. Чәчү өчен аның "Рост 100-140СВ" һәм "Рост 199СВ" сортларын сайлаганнар. Аларны Краснодардан ук китереп биргәннәр.
Кукурузның иң яхшы басуларын да күрдек без. Анда буйлары урыны белән икешәр метрга җиткән инде. Серкә очыра башлаган. Бер өлешен быел орлыкка да алып карамакчылар икән. Әлеге кукуруз басуы белән Түбән Ушма арасындагы күпьеллыклар да орлыкка калдырылган. Күпьеллыклар хуҗалыкта 1500 гектар мәйдан били. Алар барысы да яшь участоклар. Шуңа күрә яңа мөгезле эре терлек комплексы янында берничә мең тонна пресланган печәннәре өелеп тора да инде аларның. Быел да 800 тонна әзерли алганнар аны. 7000 тонна сенаж да салып куйганнар. 270 гектар азык катнашмалары да бар. Алардан да 2500 тонна масса чыгачак, диләр белгечләр. 590 гектар кукурузларыннан да уңыш былтыргыдан ким җыеп алынмаячак. Шулай итеп, быелгы авыр елда да "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте мул азык запасы әзерләячәк. Хәер, 2010нчы елгы корылыкта да үз җирләреннән, башка төбәкләргә чыкмыйча, башкаларга да сатарлык терлек азыклары хәзерләгәннәр иде бит. Быел өстәмә рәвештә ике силос базы да ясап куйганнар комплекска. Инвестор авылдашлары турында кайгыртырга да онытмый. Сиксән гектарлы болыннарын печән әзерләргә халыкка бүлеп биргәннәр.
Күпьеллыкларның орлыкка калдырылачак участокларын җәмгыятьнең баш агрономы көздән үк билгеләп куя. Ике центнер исәбеннән катлаулы ашламалар кертәләр. Быел люцерна басуын корткыч бөҗәкләргә каршы ике тапкыр "Фастак" химикаты белән эшкәрткәннәр. Бик яхшы кузакланган. Уңышы югары чыгачак. Быел җәй 1500 гектар Югары Ушма җирләрен дә эшкәрттеләр алар. Аларга рапс, кукуруз, күпьеллыклар чәчеләчәк. Рапсны суктырып алуы авыррак, әмма кыйммәтле культуралар исемлегендә йөри ул, сорау зур. Авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнүчеләр аны күбрәк чәчәргә омтылалар. "Программа"да да быел 300 гектар үстерәләр инде. Киләсе елда мәйданнарын тагын да арттырачаклар, димәк. Ә азык культуралары мәйданнарын киңәйтү-терлекчелене ышанычлы запас белән тәэмин итү өчен кирәк.
2010нчы елны Германиядән декоратив агачлар һәм куаклар кайтарып, сыерларның җәйге лагеры каршында питомник та оештырган иде инвестор. Корылык аларга шактый гына зыян салырга өлгерсә дә, байтагы безнең кырыс шартларга җайлашкан. Көз аларны шәһәрләрне бизәү өчен тәкдим итә башларга мөмкин булачак.
Җәмгыятьнең эшчәнлек юнәлешләре, әнә шулай, акрынлап киңәя бара. Хәер, "Кызыл флаг"ка инвестор булып керүгә үк, алдына олы максатлар куеп эшкә керешкән иде Рифат Мотыйгуллин. Беренче эш итеп, яңа техникалар кайтарды ул. Һәм... ел саен нәрсә дә булса сатып ала. "Тукано" бөртекле ашлык, "Ягуар" терлек азыгы комбайннары, үзйөрешле ургычлар, "Амазона" чәчү комплекслары, тракторлар, автомашиналар, 6шар метрлы яңа төр чәчкечләр, туфрак эшкәртү агрегатлары, ике ярусы сабаннар, бәрәңге комбайннары... Быел да тагын бер ургыч, трактор, "Лемкин" сабаны... сатып алганнар.
Алдынгы технологияләр, эш алымнары игенчелектә дә, терлекчелектә дә кулланышка киң кертелә җәмгыятьтә. 2010нчы елдан башлап Түбән Ушмада бәрәңгене сугарып үстерәләр. Быел ул 230 гектар мәйдан били. Башта берничә төрле сорт үстереп караганнар иде. Быел үзләренә ошаган "Розара", "Ароза", "Витесса" сортларын гына калдырганнар. Сугару өчен җаваплы итеп Рәүф Әмирханов, Фәнис Габдуллин, Рифнур Хәбибуллин, Ирек Зарипов беркетелгән. Алар ике сменада эшлиләр, су сиптерү көндез дә алып барыла. Колорадо коңгызына, чүп үләннәргә һәм фитафторага каршы эшкәрткәндә генә туктап торганнар. Бәрәңгенең торышы яхшы. Былтыр гектарыннан 230ар центнер уңыш чыккан булган. Быел да шуннан ким булмаячак.
Игенчелекнең иртәгесе көне дә җәмгыять җитәкчелеге һәм белгечләрнең күз уңында. Орлыкларын даими яңартып торалар алар. Башкаларга тәкъдим итү мөмкинлекләре дә бар. Яз көне орлыкка үрчетү өчен бодайның "Любава", арпаның "Нур", солының "Конкур" сортларын алып кайтып чәчкәннәр.
Бүген бер мең баш савым сыерлары бар икән, киләсе елга комплекстагы мөгезле эре терлекләр саны ике меңгә җитәчәк. Хәзергә үгез бозауларын сатып баралар. Киләчәктә элекке Түбән Ушма фермасында симертү группалары оештырырга да исәпләре бар. Кабардино Балкариядән 25 баш ат та кайтардылар быел май аенда. Аларның тугызы колынлаган да инде. Рифат Мотыйгуллин атчылык белән шөгыльләнүне дә күз уңында тота. Хәзергә аларны савым сыерларның элекке җәйге лагерьларында асрыйлар. Атчылык фермасы оештырырга урыннары бар җәмгыятьнең. Югары Сондагы ферманы сарыклар кайтарырга әзерләп куйганнар. 200 баш нәселле сарык алып кайтырга җыеналар.
Америка сыерлары татарчаны да, русчаны да өйрәнеп беттеләр бугай. Моноазык ашап, үз җайларына гына күшәп, теләсәләр утарга чыгып кереп, билгеләнгән минутларында савым станогына барып басып... көн саен 25 тонна сөт бирәләр.
Башак ясау, санаж-силос кертү, фураж сибү кебек нәрсәләр юк җәмгыятьнең мөгезле эре терлек комплексында. Барысы да яңача-фән кушканча оештырылган.
Компьютер сыерларның колакларындагы һәм муеннарындагы җайланмалар аша савуга кергәннәрен, күпме сөт биргәннәрен дә теркәп бара икән. Микрочипларында бөтен нәселләренә кадәр теркәлгән аларның. Маллар тәүлеккә өч тапкыр савыла. Саву блогында 56 урын. 1000 баш малны бер кат саву биш сәгатькә сузыла. Беренче савым иртәнге 6да башлана, өченчесе-кичке 9да. Сыер савучылар 3 сменага бүленгән. Һәр сменада 3әр кеше. 1000 баш мал шушы 9 сыер савучы карамагында. Алар терлекләрне, колхоз җәйләвендәге кебек, таяк тотып, саварга кертү өчен куып йөрмиләр. Вакытлары җитүгә, станокка үзләре кереп баса. Сыртларына кадәр тизәкләре дә ябышмаган. Алар бәйләүсез асралалар. Абзарларда махсус щеткалар әйләнеп тора. Сыерлар аларга үзләре килеп басалар. Боларның барысын да карап йөргәндә: "Түбән Ушмадамы соң без, әллә Америкадамы?"-дип тә уйлап куясың. Һәр сыерга уртача савым 27 килограмм тәшкил итә биредә. 40-45 литр сөт бирүчеләре дә бар. Яңа туган бозауларга чиплар беркетү мөмкинлекләре юк әле хәзергә. Әмма киләчәктә аны да оештырырга уйлыйлар. Хәзергә алар компьютерга "Селикс" программасы аша теркәлеп барылалар. Каплату авырлыкларына җиткәч, физиологик торышларына, сәламәтлекләренә карап сайлап алыначаклар.
Яңа туган бозаулар урамдагы өйчекләрдә асралалар. Аларның алларында су һәм гранулланган "Кальвофит" аксымлы-витаминлы-минераль концентраты. Туганнан соң икенче көнне үк аларга ясалма сөт эчертә башлыйлар. Ул көнгә өчәр тапкыр 2шәр литр бирелә. Бозау караучыларның эше дә ике сменада оештырылган. Смена саен өчәр терлекче. Һәркайсына бүген 250шәр бозау туры килә.
Олырак бозаулар өчен комплексның Түбән Ушма ягына быел җәй утарлар да оештырганнар. Аларны бәйләүсез асрау өчен яңа абзар җиткерә башлаганнар. Гади терлекчелек фермасы димәссең, әйтерсең, кечкенә бер шәһәрчек калкып килә биредә.
Терлекчеләр арасында, механизаторлар составында да Мамадыштан, Красная Горкадан килеп эшләүчеләр дә шактый хәзер. Чөнки хезмәткә түләү җайга салынган. Эш кешесе хезмәт хакын лаеклы ала.
Җәмгыятьнең ашханәсе дә әлеге комплекска күчерелгән. Терлекчеләр дә, ындыр табагы эшчеләре дә көнгә ике тапкыр бушлай ашатыла анда. Механизаторларга ашауны кырга алып чыгалар. Ашханәдә тәртип һәм чисталык хөкем сөрә.
Районыбызда авыл бизнесы белән шөгыльләнүче инвесторлар берничә. Һәркайсы эшен файдасын күрерлек итеп оештырырга омтыла. Рифат Мотыйгуллин, авыл хуҗалыгы буенча белгечлеге булмаса да, тармакка кыю килеп керде һәм, барысына үзлегенән өйрәнеп, нәтиҗәле генә эшләп китте. Эшләгәннәре гаять күп, шулай ук планнары да шактый әле аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев