Нократ

Авыллардагы тормыш белән танышу дәвам итә

Район башлыгы Анатолий Иванов чәршәмбе көнне эш сәфәре белән Сон авыл җирлегендә булды. Биредә ул төрле өлкәгә караучы оешмаларның эшчәнлеге белән танышты, аларга бәя бирде. Сон авыл җирлеге 3 торак пунктны берләштерә. Бу Урта, Кече һәм Югары Соннар. Район башлыгы эш сәфәрен нәкъ менә беренчесеннән башлады. Анатолий Ивановны урындагы җитәкчеләр...

Район башлыгы Анатолий Иванов чәршәмбе көнне эш сәфәре белән Сон авыл җирлегендә булды. Биредә ул төрле өлкәгә караучы оешмаларның эшчәнлеге белән танышты, аларга бәя бирде.

Сон авыл җирлеге 3 торак пунктны берләштерә. Бу Урта, Кече һәм Югары Соннар. Район башлыгы эш сәфәрен нәкъ менә беренчесеннән башлады. Анатолий Ивановны урындагы җитәкчеләр озатып йөрделәр. Тәүге тукталыш мәдәният йорты иде. Биредә нинди чаралар үткәрергә планлаштырулары, проблемалар хакында кызыксындылар...
Авыл китапханәсе дә шушы ук бинада урнашкан. Фондта 9 меңнән артык китап исәпләнә. Китапханәче әйтүенчә, даими укучылары бар икән. Шушы көннәрдә компьютер да кайтырга тиеш...
Алга таба җитәкче ФАП эшчәнлеге белән танышты. Бирегә һәркөнне уртача 15 кеше мөрәҗәгать итә икән. Гөлнур апа Хәсәнова көндәлек дәвалану курсы алырга килгән. Ул башы авыртудан зарлана. Гомер буе сыер савучы булып эшләдем, ди. Күп еллар районда алдынгылыкны бирмәгән. Анатолий Иванов Гөлнур Хәсәновага дарулар алу өчен материаль ярдәм вәгъдә итте...
Чираттагы тукталыш район кулланучылар җәмгыяте кибете иде. Җитәкче сәүдә ноктасында продукция ассортименты белән танышты...
Авыл мәчете дә игътибардан читтә калмады бу көнне. Мәхәллә имамы район башлыгына изге йорттагы җылыту проблемасын уңай хәл иткәне өчен рәхмәт белдерде. Анатолий Иванов үз чиратында, мәчетегез җылы, күркәм, аны буш тотмау сезнең бурыч,- дип искәртте.
- Безнең төп бурыч- балаларны да дин юлына җәлеп итү. Алар кечкенәдән догаларны белеп үсәргә тиеш,- ди Анатолий Иванов.
Район башлыгының эш сәфәре "Азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон бүлекчәсе терлекчелек фермасында дәвам итте. Биредә төп өстенлек симертүдәге үгезләргә бирелә. Узган ай нәтиҗәләре буенча, алар бер баш малдан тәүлегенә уртача 1 кг артым алганнар. Малларга көн саен өчәр кг фураж, шуның кадәр үк салам, боларга өстәп сенаж һәм фугат бирелә. Хуҗалыкның башкарма директоры әйтүенчә, киләчәктә бу өлештәге маллар санын арттырырга исәплиләр. "Азык-төлек корпорациясе"нең Кече Сон бүлекчәсендә дә эш яхшы оештырылган. Терлек биналары чиста, агартылган. Маллар алдындагы азык та мулдан.
Авыл хуҗалыгы тармагы белән танышу Югары Сонда да дәвам итте. Мондагы агросәнәгать өлкәсе "Азык-төлек программасы"на карый. Хуҗалык инвесторы Рифат Мотыйгуллин биредә беренче чиратта сарыкчылык юнәлешен җәелдерергә ниятли икән. Шушы көннәрдә 250 баш "Романов" токымлы терлекләр кайтачак...
Анатолий Иванов алга таба эш визитын социаль учрежденияләрдә дәвам итте. "Ландыш" балалар бакчасында сабыйлар белән аралашты.
Азактан балалар кунакларга талантларын да күрсәттеләр.
Сон төбәгенең зуррак яшьтәге киләчәге белән сөйләшү мәктәптә дәвам итте. Район башлыгы башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда булып, аларга тормыш дәресләре үткәрде. Темасын туган ягыбызга багышлады ул. Укучыларга Мамадышның тарихы һәм бүгенгесе хакында сөйләде, үзе үк сораулар бирде, балалардан киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаячаклары турында кызыксынды.
"Бүгенге көндә эшче һөнәренә сорау зур. Мамадышта күптармакны берләштерүче көллият эшләп килә. Югары белемне шуннан соң да алырга мөмкин",- дип искәртте Анатолий Иванов. Укучыларга быелдан сыйныфлар арасында район ярышы башланачагын, анда җиңү яулаган классларга 10 мең сум, 2-3 нче урыннарны яулаганнарга 8 һәм 5 мең сум премияләр биреләчәген дә җиткерде. Ә мөгаллимнәргә тормыш дәресләрен тагын да кызыклырак итеп оештырырга тәкъдим итте район башлыгы. "Дәресләрдән соң мәктәп" проектына да басым зур булырга тиеш,- диде ул.
3 авылда да оешма-учрежденияләрнең эшчәнлеге белән танышканнан соң, район башлыгы бу сәфәреннән канәгать калуын ассызыклады.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: