Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Авылларда хәл итәсе проблемалар күп әле

Авыл җирлекләрендә халык тарафыннан күтәрелгән проблемалар һичшиксез уңай хәл ителергә тиеш. Һәм әлеге эш өчен турыдан-туры урындагы җитәкчеләр җаваплы. Бу турыда Анатолий Иванов авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә ассызыклады. Билгеле булганча, һәр атнаны диярлек район башлыгы теге яки бу җирлеккә эш сәфәре белән чыгып, андагы проблемалар белән якыннан таныша....

Авыл җирлекләрендә халык тарафыннан күтәрелгән проблемалар һичшиксез уңай хәл ителергә тиеш. Һәм әлеге эш өчен турыдан-туры урындагы җитәкчеләр җаваплы. Бу турыда Анатолий Иванов авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә ассызыклады.
Билгеле булганча, һәр атнаны диярлек район башлыгы теге яки бу җирлеккә эш сәфәре белән чыгып, андагы проблемалар белән якыннан таныша. "Халык тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр, теләк-тәкъдимнәр берсе дә онытылмый, алар беркетмәгә теркәлеп бара. Һәм аларны кичекмәстән уңай хәл итәргә кирәк",- диде Анатолий Иванов киңәшмәдә катнашучы авыл җирлеге башлыкларына. "Каяндыр ярдәм килгәнен көтеп утырырга түгел, ә үзегезгә дә эзләнергә кирәк",- дип өстәде район башлыгы. Аның фикеренчә, мөрәҗәгать итсәләр, кайбер юнәлешләрдә шул төбәкләрдән чыккан хәлле якташлары да булышачак.
Урындагы очрашуларда иң еш күтәрелә торган темаларның берсе- юлларның торышы. "Бер көндә генә барысын да эшләп бетереп булмый. Техникалар бар бит, әкренләп әлеге юнәлешкә дә игътибар юнәлтергә кирәк",- дигән бурыч куелды киңәшмәдә.
Экологияне саклау елы булганлыктан, бу өлкәдә дә авылларда шактый эшләр башкарылырга тиеш. Агачлар утырту, рәсми булмаган чүплекләрне бетерү, биологик калдыклар өчен махсус урыннар булдыру әнә шундыйлардан.
Түгәрәк өстәл артында шәхси сектордагы мөгезле эре терлекләр санын һәм сөт җитештерү күләмен арттыру хакында да искәрттеләр.
Җирлек башлыкларын авыл тормышының эчендә кайнарга чакырды район җитәкчесе. Моннан соң, график буенча алар да "Тормыш дәресләре"ндә катнашып, төбәкләренең эшчәнлеге буенча чыгыш ясаячак.
Авыл җирлекләре башлыклары Анатолий Ивановка сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Шуларның берсе- урамнардагы яктырткычларның төзеклеген карап тору өчен махсус вазыйфа булдыру.
Шулай ук торак пунктларны тереклек чыганагы белән тәэмин итү хакында да сөйләштеләр. Бүгенге көндә районыбыз авылларында 96 су башнясы эшли. Аларны автоматлаштыру мөһимлеген искәрттеләр.
Мондый киңәшмәләр һәр ай азагында уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев