Нократ

Ашлама да аз, икмәк тә кирәк

Агротехнологик чаралар комплексын тиешенчә сакламау бер гектардан 12,2 дән- 25,3 центнерга кадәр уңышның югалуына китерә. Орлыкның вакытында чәчелмәве, аның сорты да азаккы күрсәткечтә әһәмиятле роль уйный. Районыбызда узган республика зона семинар-киңәшмәсендә әнә шул хакта сөйләштеләр. "2013нче елгы язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүгә әзерлек һәм шушы юнәлештәге төп бурычлар" темасы...

Агротехнологик чаралар комплексын тиешенчә сакламау бер гектардан 12,2 дән- 25,3 центнерга кадәр уңышның югалуына китерә. Орлыкның вакытында чәчелмәве, аның сорты да азаккы күрсәткечтә әһәмиятле роль уйный. Районыбызда узган республика зона семинар-киңәшмәсендә әнә шул хакта сөйләштеләр.

"2013нче елгы язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүгә әзерлек һәм шушы юнәлештәге төп бурычлар" темасы буенча уздырылган чарада районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Илдус Вәлиев, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең ТР буенча җитәкчесе Таһир Һадиев, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциясе генераль директоры Юрий Еров, "Биопрепаратлар" ҖЧҖ директоры Римма Ибатуллина катнаштылар. Семинар-киңәшмә республиканың 7 районы өчен үткәрелде. Мамадышка күрше районнардан хуҗалык җитәкчеләре һәм баш агрономнар килгән иде.
- Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан мондый киңәшмәнең уздырылуын бик файдалы дип саныйм. Районыбыз буенча алганда, хуҗалыкларның хәле төрле. Әмма иң мөһиме, чәчүлек материал бар, ашлама кайтару дәвам итә. Эшкә теләк булса, җиңеп чыгачакбыз,- диде Анатолий Иванов.
2013нең язында ТР территориясендә чәчү 2 млн. 850 мең га мәйданда башкарылачак икән. Быелгы кыр эшләрендә иң зур минус- минераль ашламаларның аз булуы, ди белгечләр. "Әмма технологияне төгәл үтәгәндә, уңышка ирешергә мөмкин",- дип тә өстәде Илдус Вәлиев.
- Һава шартларын әле берәүнең дә җиңә алганы юк. Стандарт төстә килгән еллар да юк. Шунлыктан, иң мөһиме технологияне тиешенчә үтәү. Практиканы теория белән ныгыту максатыннан бүген Мамадышка җыелдык та инд,- ди аграр министрлыкның бүлек җитәкчесе Илдус Вәлиев.
Ә технологияләрне төгәл үтәмәү, киресенчә, зур югалтуларга китерергә мөмкин. Шулай ук элиталы сортлар белән эшләмәү, чәчелергә тиешле норманы сакламау, үсемлекләрне тукландыру һәм саклаудагы ялгышлар да бик кыйммәткә төшә, дип ассызыклады семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаучылар. Мәсәлән, арпаны 1 көнгә генә соңарып чәчү дә, гектардан 1 центнер уңышны югалтачак икән.
Әлеге чара барышында биопрепаратларның әһәмиятен дә искәрттеләр. Римма Ибәтуллина әйтүенчә, аларны дөрес куллансаң, 1 сум чыгымга 25-40 сум чиста табыш алырга мөмкин икән. Сәламәтлеккә дә зыяны юк,- диде ул. Әлеге юнәлештә "Трудовик" агрофирмасын үрнәк итеп китерделәр. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Гаянов әйтүенчә, алар бу юнәлештә инде шактый еллар эшли икән.
"Трудовик" агрофирмасы базасында узган практик өлештә шулай ук орлыкларны җылыту, фумигация уздыру һәм өстәмә эшкәртү хакында да сөйләштеләр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: