Нократ

Аграрийларның һәр минуты исәптә

Авыл хуҗалыгы оешмаларында эшне хезмәткәрләр күңел биреп башкарырлык итеп оештырырга кирәк! Район башлыгы Анатолий Иванов "Усали АХС" ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә шулай дип белдерде. Әлеге чараны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Авыл хуҗалыгы оешмаларында эшне хезмәткәрләр күңел биреп башкарырлык итеп оештырырга кирәк! Район башлыгы Анатолий Иванов "Усали АХС" ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә шулай дип белдерде. Әлеге чараны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре тарафыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр өчен оештырылган семинар-киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, һ.б. рәсми затлар да катнашты. Чараны хуҗалыкның терлекчелек фермасыннан башладылар. Биредә 560 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 126 савым сыерлар. "Хуҗалыкта барлык технологияләрне дә төгәл үтиләр",- дип искәртте идарәнең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов. Фермада терлекләр өчен тудырылган шартлар, бозаулату һәм савым сыерлар торучы бүлекләр белән таныштылар. Иван Кириллов биредә ветеринар фельдшер булып эшли.
Машина-трактор паркында барлык техникалар да әзерлек сызыгында иде. Быелгы язгы кыр эшләре кампаниясендә "Усали АХС" ның 10 авыл хуҗалыгы машинасы катнашачак. Шуларның җидесе тракторлар, өчесе КамАЗлар.
"Барысы да төзек, кадрлар белән 100% тәэмин ителгән",- дип белдерде "агрохимсервис" җитәкчесе Рашат Фазылов. Ремонтны көздән үк башлаган булганнар. Хуҗалыкта механизатор һәм эретеп ябыштыручы булып эшләүче
Виталий Григорьев та моңа зур өлеш керткән.
Чәчүлек материал белән дә проблемалары юк Усали аграрийларының. Язгы чәчү барлыгы 1042 га мәйданда башкарылачак. Моның өчен 2152 ц орлык кирәк. Аның белән тәэмин ителеш 100%.
Семинарның икенче өлеше хуҗалык идарәсе урнашкан бинада дәвам итте. Анда яңгыраган саннардан күренгәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, районның агросәнәгать оешмаларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1029 га арткан. Үсеш- 105%. Сөт җитештерү 53%ка үскән. Ә менә ит җитештерү киресенчә, 96% кына тәшкил итә.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев әйтүенчә, чәчүлек орлык белән тәэмин ителеш 112%. Төбәгебезгә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 1610 тонна ягулык-майлау материалы кирәк. "Аларны алу өчен якынча 21 млн. сум акча субсидия итеп бирелә, ә 29 млн. сумны үзебезгә табарга туры киләчәк",- ди районның баш аграрие.
Язгы чәчү быел 37050 га мәйданда башкарылачак. Әлеге эшләрдә 369 трактор катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә шуларның 303 төзек. Бу 82% дигән сүз.
"20нче мартка кадәр ремонт эшләрен төгәлләү зарур. Һәр механизатор күпме хезмәт хакы алачагын белеп торсын. Эшне хезмәткәрләр күңелләрен биреп башкарырлык итеп оештырыгыз",- дигән бурыч куйды район башлыгы Анатолий Иванов. Ул шулай ук кырга чыккач, ит һәм сөт җитештерү тармагына да игътибарны киметмәү мөһимлеген ассызыклады.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: