Нократ

Аграрийлар вакыт белән ярыша

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хуҗалыкларга беркетелгән хезмәткәрләр белән киңәшмә үткәрде. Анда агросәнәгать оешмаларында эшләрнең оештырылышы, язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы хакында сөйләштеләр. Очрашуда мәгълүм булганча, язгы кыр эшләренә әзерлектә механизаторлар җитеп бетми икән. Аларны предприятиеләрдән һәм оешмалардан, бюджет учреждениеләреннән җәлеп итү буенча район башкарма комитетының махсус карары әзерләнә....

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хуҗалыкларга беркетелгән хезмәткәрләр белән киңәшмә үткәрде. Анда агросәнәгать оешмаларында эшләрнең оештырылышы, язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы хакында сөйләштеләр.

Очрашуда мәгълүм булганча, язгы кыр эшләренә әзерлектә механизаторлар җитеп бетми икән. Аларны предприятиеләрдән һәм оешмалардан, бюджет учреждениеләреннән җәлеп итү буенча район башкарма комитетының махсус карары әзерләнә. Тракторчыларга кытлык бигрәк тә "Шакирҗанова" КФ хуҗалыгында һәм "Нократ" агрофирмасында зур, диделәр...
Бу көннәрдә безнең иҗат төркеме дә "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларының берничә бүлекчәсендә булып кайтты. Максатыбыз- аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү. "Тәкәнеш"нең "Чулпан" бүлекчәсендә бер төркем механизаторлар агрегатларны комплектлау эше белән мәшгуль иде. Хезмәткәрләрнең иң өлкәненә 66 яшь. Шаһинур абый Хөсәенов 40 ел комбайнда эшләгән. Хәзерге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, җитәкчелек сорагач, кыр эшләренә әзерлектә үзеннән өлеш кертә.
- Эштә төрле вакыт була инде: авыр минутлар да, җиңелләре дә. Кайчагында авыр агрегатларны күтәрергә туры килә. Яшь тә бар бит инде. Әмма сынатмыйбыз әле,- ди Шаһинур Хөсәенов.
Язгы кыр эшләрендә "Чулпан" бүлекчәсенең 9 МТЗ-1221, 2 ГАЗ-53, 2 ЗИЛ һәм 3 КамАЗы катнашачак. Басуга 5 тырма агрегаты, 3 культиватор, 2 КПИ, 3 СЗ чәчкече, 2 БДМ чыгар дип көтелә.
- Ремонт эшләре тулысынча төгәлләнде. Бары тик берничә агрегатны комплектлау гына калып бара. Аларын якын көннәрдә төгәллиячәкбез,- ди бүлекчәнең башкаручы директоры Фәнил Фатыхов.
"Чулпан"лыларның кадрлар белән дә проблемалары юк.
"Тәкәнеш" агрофирмасында сөрүлек җирләре 19 мең 700 га ны тәшкил итә. Шуның 2375 гектары "Родина" бүлекчәсенә карый. Быел алар язгы чәчүне 400 га да башкарырга планлаштыра.
- Дөресен генә әйткәндә, быел яз бик сәергә охшаган. Әллә без көткәнгә озак килә. Беренче төп эшебез ул тырмалау бит. Ә көннәр кисәк кенә җылытса, дымны югалтачакбыз. Иң курыкканыбыз- шул,- ди "Родина" бүлекчәсенең башкаручы директоры Рафис Низамиев.
Хуҗалык язгы кыр эшләренә 19 авыл хуҗалыгы машинасын чыгарачак. Аларның төзеклеге 90 %ны тәшкил итә. Ә агрофирманың 3 Моррис һәм 1 Кузбасс зур чәчү комплекслары нигездә "Яңалык", "Маяк" һәм "Рассвет" бүлекчәләрендә эшләячәк, ди "Тәкәнеш"нең баш инженеры Илнар Хәтимов.
- Агрофирма буенча зур проблемалар юк. Авыл хуҗалыгы машиналары ремонтланып бетте диярлек. Запас частьлар бар. Чәчүлек комплексларында эшләр ике сменада оештырылачак. Алар механизаторлар белән тәэмин ителгән,- ди Илнар Хәтимов.
Агрофирманың чәчүлек материал белән тәэмин ителеше 115%ны тәшкил итә.
- Бүгенге көндә "Тәкәнеш" буенча 3 мең тонна орлык әзерләп куелды. Бу страховой фондны да кертеп 115% дигән сүз. Чәчүлек материал белән проблема булмаячак,- ди агрофирманың баш агрономы Зөфәр Шәмсетдинов.
"Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә дә эшләр яхшы оештырылган. Башкаручы директор Илья Васильев әйтүенчә, аларның язгы кампаниягә әзерлеге 90 % тан артып китә.
- Алдыбызда торган төп бурыч- язгы кыр эшләрен ике сменада оештырып, аларны кыска срокларда төгәлләү. Моның өчен бар көчебезне куячакбыз,- ди башкаручы директор.
Илья Васильев әйтүенчә, бары тик МТЗ 1221 тракторларына гына профилактика чаралары үткәрәсе калган. Хуҗалык аграрийлары чәчүне 706 га мәйданда башкарырга ниятли. Моннан тыш, 700 га да кукуруз һәм 332 га мәйданда азык катнашмасы чәчергә планлаштыралар.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: