Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

50 ел бергә яшәгән гаиләләрне “алтын” китапка керттеләр

Мәхәббәтне энҗе туйга кадәр саклагыз! Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында узган чарада "алтын" юбилярларга шундый теләк яңгырады. Фойега урнаштырылган юбилярлар, аларның балалары һәм оныклары иҗаты, гаилә фоторәсемнәре күргәзмәләре үзләре белән алдан ук таныштыра, күңелгә якынайта башлый. Бирегә күптән инде бер-берсе белән якыннан таныш кешеләр җыелганлыгын тоя башлыйсың. Алар...

Мәхәббәтне энҗе туйга кадәр саклагыз! Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында узган чарада "алтын" юбилярларга шундый теләк яңгырады.
Фойега урнаштырылган юбилярлар, аларның балалары һәм оныклары иҗаты, гаилә фоторәсемнәре күргәзмәләре үзләре белән алдан ук таныштыра, күңелгә якынайта башлый. Бирегә күптән инде бер-берсе белән якыннан таныш кешеләр җыелганлыгын тоя башлыйсың. Алар бөтенесе дә сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы буын вәкилләре бит. Ил язмышы алар язмышына әйләнгән, кемнәр-кемнәр, ә алар бәхетнең бәясен беләләр, аның кадерен бөтен кешегә караганда да ныграк аңлыйлар инде. Җәмәгать эшләре дә алар өчен, шәхси тормышларыннан аерылгысыз булган. Социалистик ярышта җиңүчеләр, алдынгы сафтагылар, җитештерү алдынгылары, комсомоллар һәм коммунистлар-бөтенесе дә алар тормышы, барысы да алар гомеренең асылын тәшкил итә. Хөрмәтле һәм үрнәк гаиләләр өчен әзерләнгән бәйрәм чарасының беренче өлеше спорт залында узды. Кичәнең төп кунаклары чәй табыны артында концерт номерлары карадылар, "алтын" юбилярлар китабына тантаналы шартларда имзаларын теркәделәр.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X