Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Венера Ганиева: “Яулыгым һәрчак ак!“

Зәвык белән киенгән, затлы, зыялы, мөлаем кешеләр барыбызның да күңеленә хуш килә, шулай бит. Тик: "Кыз чагында - кызыл чук, хатын булгач, каткан туп",-дип әйтте ди бер агай. Өлкәнәйгәч имидж саклаучылар бик сирәк. Бүген районыбызның иң зәвыклы пенсионерларын барлый башлыйбыз. Фотоларыгызны һәм үзегез турында язып җибәрүегезне, яисә безнең белән элемтәгә...

Зәвык белән киенгән, затлы, зыялы, мөлаем кешеләр барыбызның да күңеленә хуш килә, шулай бит. Тик: "Кыз чагында - кызыл чук, хатын булгач, каткан туп",-дип әйтте ди бер агай. Өлкәнәйгәч имидж саклаучылар бик сирәк. Бүген районыбызның иң зәвыклы пенсионерларын барлый башлыйбыз. Фотоларыгызны һәм үзегез турында язып җибәрүегезне, яисә безнең белән элемтәгә керүегезне көтәбез.
Конкурста катнашучы берәүне таптык та инде.
-Венера Равилевна, узган гасырның 90нчы елларыннан бирле Мамадышыбызның күрке булып милли киемнән йөрисез. Гардеробыгызда нинди генә асыл күлмәкләр юк! Барысын да үзегез тектерәсез бугай. Эскизларын каян аласыз?
-Миңа ул вакытта 38 яшь иде. "Көнкүреш йорты"ы җитәкчесе Валентина Меликидзе каршыма кулына ак кремплин тукыма тотып чыкты. "Әйдә, моннан сиңа күлмәк тегәбез!" - ди. Балайтәкле күлмәк белән чалбар тегеп бирделәр. Яңа киемнәремне киеп, ак яулыгымны ябып, авылга кайттым. Әни озаклап карап торды: "Кызым, бик җитди эшкә керешәсең, гел шулай йөри алырсыңмы?!" - дип сорады. "Әни, мин әби белән синең ак яулык япканыгызны, бишвакыт намаз укыганыгызны кечкенәдән күреп, кызыгып үстем. Үзегез өйрәттегез!" -дидем. Зират янындагы иске мәчеттән Җиңү урамы буйлап кайтканда кешеләрнең машинадан башларын тыгып, сәерсенеп, үрелә-үрелә карап калуларын сизә идем. Яшермим: төрле сынаулар кичәргә, киртәләр үтәргә туры килде. Хәзер рәхәт: таныйлар, бер белмәгән кешеләр исәнләшәләр, урын бирәләр, караш бик җитди дияр идем. Мин һаман шул "Көнкүреш йорты" клиенты. Рәсемен үзем ясап алып барам, кызлар әйбәт тегә. Йөзек, брошка, муенса, беләзек кебек бизәнү әйберләре яратканымны да беләләр, дуслар күп бүләк ясый.
-Нинди төсләрне яратасыз?
-Ачык төсләрне, акны, яшелне яратам. Кызыл, сары күлмәкләрем дә бар. Тик яулыгым һәрвакыт ак кала.
-Шулай матур һәм үзенчәлекле киенү омтылышы каян килеп чыга?
-Кешене бит чүпрәк кенә бизәми, тән күлмәкне бизи, иң беренче чиратта аның эчке дөньясы гүзәл, күңеле керсез булырга тиеш дип саныйм. Кием - кешенең күңел чагылышы. Бу минем - җан рәхәтем, горурлыгым, хөрмәтем, таянычым, уңайлылыгым.
Соңгы елларда Казанда барган мөселман киносы фестиваленә ияләнеп киттем. Дуслар билет алып куялар да, чакыралар. Күпләр миннән: "Сез артистка мәллә?!" -дип сорыйлар. Бергәләп фотога төшәргә кыстаучылар күп. Былтыр Кол Шәрифкә баргач, бер апа кулымнан тотты: "Әйдә, бергәләп фотога төшик әле, Америкага кунакка барасы идем, менә бездә хатын-кызларның милли киеме шундый дип күрсәтермен!"-ди.
-Хоббиегыз?
- Хоббием да, яшәү рәвешем дә тәңгәл. Иң беренче чиратта Аллаһы Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрне үтим, аннары чиста-матур күлмәкләремне киеп кунактан-кунакка йөрим, Аллага шөкер, гел чакырып торалар. Гомерем буе үзебезнең "Нократ", "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит" газеталарын, "Сөембикә" журналын алдырам. Дини китапларым бер шкаф. Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнәм, мәчеткә йөрим, хәзер "Ак калфак" мөслимәләр оешмасында фикердәшләремне таптым. Аллага шөкер. Сәяхәтләрнең тәмен тоя башладым: Казан, Болгар, Биләр... Ераккарак та китәргә исәп бар. Өлкәнәйгән көнемдә укып таныклык алдым. Машина гына кирәк хәзер (Көлә). Иң зур хыялым - хаҗ сәфәре кылып кайту.
-Хыялларыгыз тиз арада чынга ашсын, Венера ханым!
Әңгәмәдәш - Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев