Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Урыннарына утыртыйк

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга чираттагы конкурсны тәкъдим итәбез. Түбәндә шәһәрдә урнашкан кайбер оешма-учреждениеләре җитәкчеләренең эш кабинетлары бирелгән. Кем дә кем аларның барысының да кайсы физик затка караганын һәм кабинет хуҗасының кемлеген алдан безнең сайтка дөрес итеп урнаштыра, шуны кыйммәтле бүләк көтә. Иң мөһиме, барлык кабинетлар турында тулысынча дөрес җавап...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга чираттагы конкурсны тәкъдим итәбез. Түбәндә шәһәрдә урнашкан кайбер оешма-учреждениеләре җитәкчеләренең эш кабинетлары бирелгән. Кем дә кем аларның барысының да кайсы физик затка караганын һәм кабинет хуҗасының кемлеген алдан безнең сайтка дөрес итеп урнаштыра, шуны кыйммәтле бүләк көтә. Иң мөһиме, барлык кабинетлар турында тулысынча дөрес җавап бирергә кирәк.

1. Әлеге якты, заман сулышы өреп торган кабинет үзе генә түгел, ул урнашкан бина да матурлыгы белән күпләрнең күзләрен камаштыра. Биредә бүген актуальгә әверелгән мөһим проблемалар хәл ителә. Монда утыручы җитәкченең кулы куелган документка ия булганнар үзләренә тәтегән бәхетне киләчәктә кулдан ычкындырмаска сүз бирәләр. Кемнәргәдер аны бераз көтәргә туры килә.
2. Мамадыштагы тарихи биналарның берсендә урнашкан бу кабинетта үткәннәрнең чалымы сакланса да, монда бүген халыкның билгеле бер катламының тормышын яхшырту буенча эшлекле чаралар күрелә. Заманында бу кабинет урнашкан бинаны авыл хуҗалыгы тармагын кайгыртучылар биләде.
3. Бу кабинетта тынычлыкка урын юк. Чөнки җитәкчесе биредә сирәк кунак. Аны монда фотосессия вакытында гына күрергә насыйп булды. Ә калган вакытта әлеге бүлмәдә илебезнең киләчәге турындагы мәсьәләләр хәл ителә. Аңлата алдыммы?
4. Әлеге кабинетта районда кем кемгә күпме тиешле икәнен яхшы беләләр. Аның стеналары инде шактый иске булса да, биредә серләрне бик тирән саклыйлар.
5. Әлеге кабинет үзенең хуҗасын сирәк күрә. Бу аның өчен күңелсезлеккә бирелә торган бердәнбер сәбәп. Калган вакытларда ул үзенең интерьерының өр-яңа әйберләрен зур шатлык белән каршы ала.
6. Шәһәрдәге мәһабәт биналарның берсендә урнашкан кечкенә генә бүлмәдә утыручы җитәкче һәм аның кулы астында эшләүчеләр тарафыннан район халкы, оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр өчен зур, җаваплы эшләр башкарыла. Бу кабинет хуҗасы озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында, район кулланучылар системасында хезмәт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев