Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Елмаеп алыйк әле

Урамда яз. Кешеләрнең йөзләрендә елмаюларны еш күрергә мөмкин хәзер. Шушы уңайдан "Нократ" ("Вятка") газетасы үзгә бер конкурс үткәрергә булды. Түбәндә урнаштырылган фоторәсемнәрдә төбәгебездә билгеле шәхесләрнең йөзләренең елмаюлы өлешләре урнаштырылган. Җавапларны җиңеләйтү максатында, бездән кечкенә генә ярдәм - "подсказка": Алар кечкенә чагында кем булырга хыялланганнар, бүгенге көндә нинди тармакта хезмәт итәләр....

Урамда яз. Кешеләрнең йөзләрендә елмаюларны еш күрергә мөмкин хәзер. Шушы уңайдан "Нократ" ("Вятка") газетасы үзгә бер конкурс үткәрергә булды. Түбәндә урнаштырылган фоторәсемнәрдә төбәгебездә билгеле шәхесләрнең йөзләренең елмаюлы өлешләре урнаштырылган. Җавапларны җиңеләйтү максатында, бездән кечкенә генә ярдәм - "подсказка": Алар кечкенә чагында кем булырга хыялланганнар, бүгенге көндә нинди тармакта хезмәт итәләр. Елмаюлар хуҗаларының барысын да белгәннәр "ТАТМЕДИА" ААҖ "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат" филиалының кыйммәтле бүләкләренә ия булачаклар. Конкурска 1нче апрель-Көлке көнендә йомгак ясалачак.

Бу мөлаем елмаюның хуҗасы сабый чагында балерина булырга хыялланган. Майя Плисецкая, Анастасия Волочкова-аның кумирлары. Телевизордан балет күрсәтсәләр, дәресләрен төнлә булса да әзерләгән, кырык эшен кырык якка ташлаган. "Энем мультфильмнар ярата иде. Телевизор өчен "сугыша" идек," - ди ул. Әмма балачак хыялы хыял гына булып калган.

Әлеге серле елмаю иясе гомер буе укытучы булырга ниятләгән һәм теләгенә ирешкән дә. Сабый чактан ук җырларга ярата ул. Мәктәптә укыганда елларында авылында яшьтәшләре белән вокаль-инструменталь ансамбль оештырып, концертлар куеп йөргән чакларын бүген дә сагынып искә ала. Заманында комсомол хәрәкәтенең актив әгъзасы да иде.

Бала чагында кемнең генә космонавт, очучы буласы килмәгән икән. Бу елмаюның иясе дә җир өстендәге матурлыкка өстән карарга хыяллана. Нинди очучы - хәрбиме, гражданлык авиациясендәме, монысы мөһим түгел. Бу кеше барыбер югарыга очты, самолетта түгел, әлбәттә. Нинди генә эшкә тотынса да, уңышларга ирешә.

Сабый чагындагы хыялы - кибетче булу. Күпләп тәм-том сатарга җыенган кызның ниятләре, мәктәптә белем ала башлагач, 180 градуска борыла. Ул немец теле укытучысы булырга әзерләнә башлый. Әмма хыялларының берсе дә чынга ашмый.

Малай чагында биюче булу теләге көчле була анда. Мәктәптә укыган елларында төрле милләт биюләрен башкарып, тамашачыларның хөрмәтен казана, төрле конкурсларда катнаша. Һөнәри биюче булып китмәсә дә, аның гомере мәдәният белән бәйләнгән.

Мәктәпнең башлангыч сыйныфларыннан ук китапларга мәхәббәте уяна. Шул чагында ук язучы булырга хыяллана. "Үзе өчен генә" кыска хикәяләр язгалаштыра. Ләкин үскән саен аның хыялы акрынлап кына сүрелә бара. Утыз елдан артык гомерен тормышыбыз өчен бик кирәкле булган тармакка багышлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев