Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Юлчылар җиңүче

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында бара торган VI Спартакиада кысаларында бәйгеләрнең чираттагы төре буенча ярышлар узган атна шимбәсендә булып үтте. Бу көнне көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шахмат сөючеләрне кабул итте. Барлыгы уналты командадан кырыкка якын борынгы уенны үз итүче җыелган иде. Безнең "Нократ" ("Вятка") газетасы да әлеге бәйгеләрдән читтә калмады....

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында бара торган VI Спартакиада кысаларында бәйгеләрнең чираттагы төре буенча ярышлар узган атна шимбәсендә булып үтте.

Бу көнне көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шахмат сөючеләрне кабул итте. Барлыгы уналты командадан кырыкка якын борынгы уенны үз итүче җыелган иде. Безнең "Нократ" ("Вятка") газетасы да әлеге бәйгеләрдән читтә калмады. Хезмәттәшләребез Минневәрис Мингалиев, Рөстәм Латыйпов һәм Фәния Нургалимова шахмат белән җитди шөгыльләнүче кайбер көндәшләрендә үзләренә карата хөрмәт уяттылар. Егетләребезнең һәрберсе дүртәр җиңү яуладылар. Минневәрискә төбәгебезнең иң көчле шахматчыларының берсе Әгъзам Низамов, Рөстәмгә шимбә турнирында җиңү яулаган Разин Вильданов белән "бил алышырга" туры килде. Фәния дә призлы урыннарны алган шахматчыларга каршы уйнады. Көндәшләре авызыннан безнекеләрнең уеннарына югары бәя биргән сүзләр ишетергә насыйп булды. Командабыз гомуми нәтиҗәләр буенча беренче унлыкка эләкте. Чыннан да, төбәгебезнең көчле шахматчыларын күрергә насыйп булды бәйгеләрдә. Аларның призлы урыннарны яулаячакларына беркемдә дә шик тумагандыр. Ир-егетләр арасында шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Разин Вильданов җиңүче булды. Спирт заводыннан Николай Фадеев белән "Хыял" балалар-яшүсмерләр спорт клубы вәкиле Камил Хисмәтов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Хатын-кызларга килгәндә, район мәгариф бүлегеннән Эльвира Хәмидуллинаның мондый бәйгеләрдә әлегә җиңелгәнен хәтерләмим. Бу юлы да ул көндәшләренә үзен отарга бернинди дә мөмкинлек "тудырмады". Муниципаль район башкарма комитеты командасыннан Айгюн Велиева - икенче, җылылык челтәрләре предприятисеннән Лилия Гарифуллина өченче урында. Гомумкоманда беренчелегендә "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы, җылылык челтәрләре предприятиесе һәм район башкарма комитеты шахматчылары беренче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев