Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөгерәбезме?!

Бөтенроссия йөгерү көне-олы спорт бәйрәме. 23нче сентябрьдә "Татарстан кроссы-2012" узачак. Авыллардагы урта гомумбелем бирү мәктәпләре базаларында үткәрелгән бу ярышлар 9 сәгать 45 минутта авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ярышта катнашучылар парады белән башлана. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр-100, 1-4нче сыйныфлар һәм спорт гаиләләре-1000; 5-11 сыйныфлар, авыл җирлеге башлыклары,...

Бөтенроссия йөгерү көне-олы спорт бәйрәме. 23нче сентябрьдә "Татарстан кроссы-2012" узачак. Авыллардагы урта гомумбелем бирү мәктәпләре базаларында үткәрелгән бу ярышлар 9 сәгать 45 минутта авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ярышта катнашучылар парады белән башлана. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр-100, 1-4нче сыйныфлар һәм спорт гаиләләре-1000; 5-11 сыйныфлар, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, педагоглар, өлкәннәр-2013 метрга йөгерәчәк. Соңгы хикмәтле сан-Казан шәһәрендә киләсе ел җәендә узачак Универсиадага багышлана. Мамадышта өченче, беренче санлы һәм коррекцияләү торак-мәктәбе командалары һәм шәһәрдәшләребез 10.00 сәгатьтә Ленин һәйкәле янына җыела һәм шәһәр урамнары буйлап йөгерә. 12.00 сәгатьтә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, өлкән буын, спорт гаиләләре старт ала. Красная Горка мәктәбе һәм ҺК-87 чараны "Олимп" стадионында, дүртенче санлы мәктәп Җиңү паркында, икенче санлы лицей стадион-ипподромда үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев