Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңыш формуласы

Спортта безнең потенциал тулысынча файдаланыламы? Резервларны каян табарга?! Шәһәребезнең икенче санлы лицей базасында районыбыз физкультура укытучылары һәм тренерларның киңәшмәсендә сүз шул хакта барды. Җыелышта узган уку елына нәтиҗә ясалды, алдагы уку елына планнар билгеләнде. Анда чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары...

Спортта безнең потенциал тулысынча файдаланыламы? Резервларны каян табарга?! Шәһәребезнең икенче санлы лицей базасында районыбыз физкультура укытучылары һәм тренерларның киңәшмәсендә сүз шул хакта барды. Җыелышта узган уку елына нәтиҗә ясалды, алдагы уку елына планнар билгеләнде. Анда чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге начальнигы Таһир Галимханов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов физкультура һәм спортка халыкны массакүләм тарату, сәламәтлек турында даими кайгыртуның һәркемнең үзенә кирәк икәнен төшендерү, күркәм нәтиҗәләргә ирешү зарурлыгы турында сүз алып бардылар. "Спортта уңышларыбыз шактый.

Укытучыларның Мамадышта узган август конференциясендә "Дәресләрдән соң мәктәп" тәҗрибәсен бөтен республика белән уртаклаштык. Югары планканы төшерергә ярамый. Спорт заллары һәрчак тулып торсын, дәресләрдән соң да балаларның шат авазларына күмелсен. Сез аларга тормышта да һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Шәкертләрегезне беренче булырга, җиңәргә, тормышчанлыкка өйрәтегез. Илебезнең спорт командаларында үзебезнекеләр уйнаганын күрү ничек рәхәт. Җиңүчеләр күңелләргә горурлык, соклану хисе өсти бит!"-диде район башлыгы. Ул төбәгебезгә җиңү китерүчеләрне, яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне акчалата премияләр һәм командаларны истәлекле сәяхәтләр белән бүләкләргә вәгъдә итте. Алена Смирнова барлык мәктәпләрне йөреп чыгуы, аларның матди базалары торышы турында сөйләде. Физкультура дәресендә сафта биек үкчәле туфлилы кызларның басып торуына тап булуын, берсендә дә спорт формасы күрмәвен (укытучыларның үзләрендә дә) әйтте. Жиңүчеләрнең үз кануннары бар. Уңыш-Галиҗәнаб җай килүгә генә бәйләнмәгән, ә тырышлык, даими хезмәт, кайбер принципларга нигезләнгән яшәү рәвешебез, ихтыяр көче нәтиҗәсе. Күпләр үзләрен корбан итеп санарга күнеккән. Аларның һәр очракка сылтаулары табыла. Көндәлек соры тормышны төсле бизәкле вакыйгалар, маҗаралы тәэсирләр белән баету, кешечә гомер кичерү үзебездән тора. Рәхмәтлелек, ярату, зирәклек, тыйнаклык, тирә-юнеңдәгеләргә булышу, җаваплылык хисләренә ия җиңүче булып яшәүгә ни җитә! Эйнштейн әйтмешли, һәр бала-даһи. Аларга тормышта үз укытучыларын, тренерларын, рухи остазларын табарга язсын. "2012нче елның иң яхшы физкультура укытучысы" конкурсында призлы урыннар яулаган Зөлфия Сәмигуллина (шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәп), Марсель Харисов (Шәдче), Рузилә Хәбибуллина (Олыяз) һәм "Иң яхшы тренер"лар Илшат Камалов, Руслан Мамонов, Радик Гасыймовка рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев