Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Тимерхан” биреште

Хоккей сөючеләр зур түземсезлек белән көтеп алган рәсми хоккей сезонына старт бирелде. Узган шимбәдә шәһәребезнең "Олимп-1999" командасы үз бозларында Татарстан беренчелеге кысаларында Байлар Сабасының "Тимерхан" уенчыларын кабул итте. Нинди дә булса эшкә алынганда, уенны башлаганда кеше үзгә бер дулкынлану кичермичә калмый. Моны безнең хоккейчыларда да күрергә була иде. Очрашу башланып...

Хоккей сөючеләр зур түземсезлек белән көтеп алган рәсми хоккей сезонына старт бирелде. Узган шимбәдә шәһәребезнең "Олимп-1999" командасы үз бозларында Татарстан беренчелеге кысаларында Байлар Сабасының "Тимерхан" уенчыларын кабул итте.

Нинди дә булса эшкә алынганда, уенны башлаганда кеше үзгә бер дулкынлану кичермичә калмый. Моны безнең хоккейчыларда да күрергә була иде. Очрашу башланып беренче периодның яртысына чаклы уенчыларыбыз көндәшләр капкасына юл яра алмадылар. Ә менә сабалылар, киресенчә, унберенче минутта безнекеләрнең һөҗүм белән артык мавыгуларыннан оста файдаландылар. Безнең капкага кергән алка "Олимп"ны уятып җибәрде. Дөрес, җавап алкасы кертү өчен командабызга биш минут вакыт кимрәк булды. Илшат Заһриевның голы: "Тимерхан"ны тар-мар итүгә сигнал иде. Тагын бер минуттан Вячеслав Максимов исәпне 2:1гә җиткерде. Беренче тәнәфескә командалар шушы исәп белән киттеләр. Икенче период башланып, 59 секунд узуга Илшат үзенең икенче алкасын кертте. 26нчы минутта Адел Гыйззәтуллин керткән голга сабалылар дүрт минуттан соң җавап бирделәр. Аларның исәпне зурайтмыйча, аерманы кыскартырга тырышуларына Вадим Кузнецов керткән алкадан соң нокта куелды дисәң дә була. Аннан соң Вячеслав Максимов бозда кем хуҗа икәнлеген үзенең 37, 45, 49 һәм 53нче минутларда керткән дүрт алкасы белән исбатлый. Адел Гыйззәтуллин бу уенда тагын бер голның авторы була. Унынчы алка исә Александр Якимов исәбендә. Очрашу тәмамланырга биш секунд кала сабалылар безнең капкага бер алка кертү бәхетенә ирешәләр. Нәтиҗәдә "Олимп" уенны 11:3 исәбе белән үз файдасына тәмамлый. Әлеге уңыш командага алдагы уеннарда да җиңүләр яуларга этәргеч бирер дип ышанасы килә. Мәгълүм булганча, "А" төркемендә әлеге ике коллективтан тыш, Казанның "Волна", Буа һәм Питрәч хоккейчылары уйный. Бер-берләре белән икешәр очрашудан соң иң көчле ике команда беренчелекнең финал өлешенә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X