Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Теннис–кызыклы уен

Район мәдәният йортының спорт залы ике көн дәвамында өстәл теннисы бәйгеләрен кабул итте. Җомга көнне "Өметлеләр старты" кысаларында укучылар арсындагы ярышларга 28 мәктәптән килгәннәр иде. Залга урнаштырылган өстәлләр, чын мәгънәсендә, кызу көрәш мәйданын хәтерләтте. Спортның әлеге төре шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар арасында гына популярлашкан дип уйлаучылар нык ялгышалар. Авылларда да...

Район мәдәният йортының спорт залы ике көн дәвамында өстәл теннисы бәйгеләрен кабул итте.

Җомга көнне "Өметлеләр старты" кысаларында укучылар арсындагы ярышларга 28 мәктәптән килгәннәр иде. Залга урнаштырылган өстәлләр, чын мәгънәсендә, кызу көрәш мәйданын хәтерләтте. Спортның әлеге төре шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар арасында гына популярлашкан дип уйлаучылар нык ялгышалар. Авылларда да үз итәләр икән аны. Моның шулай икәнлеген Зур Шыя мәктәбеннән яшүсмер малайлар арасында өченче урынны алган Руслан Васильев үзенең матур уены белән исбатлады. Ә беренче-икенче урыннарны аның яшьтәшләре арасында шәһәрдәге 2нче санлы лицейдан Раил Яхин белән 1нче санлы мәктәптән Эдуард Әһлиуллин бүлештеләр. 3нче санлы урта гомумбелем бирү учреждениесеннән Алина Закирова, 4нче мәктәптән Альбина Йосыпова һәм Урта Кирмәннән Эльфина Мәрдәнова кызлар арасында берен-өченче булдылар. Гомумкоманда беренчелегендә 1нче санлы мәктәп теннисчылары җиңү яулады. Зур Шыя укучылары - икенче, 2нче лицей командасы өченче урында. Ә шимбә көнне шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында VI Спартакиада кысаларында җитәкчеләр өчен бәйгеләр узды. Кызганычка каршы, бу ярышларда катнашучыларның күпчелеген нигездә бюджет тармагында хезмәт куючылар гына тәшкил итә. Зур коллективлы оешма-предприятиеләр арасында Спартакиада кысаларында уздырылучы бәйгеләрдә чыгыш ясаучыларны бармак белән генә санарлык. Спорт залына җыелганнар арасында бары тик унөч җитәкче генә бар иде. Аларның күпчелегенең хезмәтләре мәгариф, спорт белән бәйләнгән. Ә кайбер җитәкчеләр үзләре урынына урынбасарларын җибәргәннәр. Ә бит бәйге шартлары нигезендә бу рөхсәт ителми. Моның өчен билгеле бер сәбәп булырга, ул тиешле документ белән расланырга тиештер, минемчә. Киләчәктә ярышларның шартларын төзүчеләр һәр "вак-төяк"не күз уңында тотсыннар иде. Шәһәребездә төрле структураларны җитәкләүче дистәдән артык гүзәл затларыбыз булса да, ярышларда "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Информпечать "Нократ" ("Вятка") филиалы директоры-баш мөхәррире Светлана Ханова гына катнашты. Бәйгеләр нәтиҗәләренә килгәндә, "Олимп" Боз сарае директоры Зөлфәт Хөснетдинов үзенең киңкырлы спортчы икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Ул гер күтәрү, волейбол, җиңел атлетика һәм башка төрләр белән шөгыльләнә. Өстәл теннисында җитәкчеләр арасында аңа тиңнәр юк. "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" филиалы баш табибы Марсель Габдрахманов белән "Хыял" яшүсмерләр клубы директоры Илнур Галимов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X