Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт фестивале старт ала

Тиздән районыбызда тәүге мәртәбә мәктәп укучыларының "Олимпиада - 100" дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү фестивале старт ала. Аның максатлары, нинди төрләрне үз эченә алуы турында һәм башка сорауларга район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов җавап бирә. -Вәзир Нәзирҗанович, әлеге фестиваль белән якыннан таныштырып узсагыз иде. -"Олимпиада - 100" массакүләм физкультура-спорт чарасы булачак...

Тиздән районыбызда тәүге мәртәбә мәктәп укучыларының "Олимпиада - 100" дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү фестивале старт ала. Аның максатлары, нинди төрләрне үз эченә алуы турында һәм башка сорауларга район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов җавап бирә.

-Вәзир Нәзирҗанович, әлеге фестиваль белән якыннан таныштырып узсагыз иде.

-"Олимпиада - 100" массакүләм физкультура-спорт чарасы булачак һәм ул үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгытуны, укучыларны инде физик тәрбия дәресләрендә үзләштергән гади күнегүләргә корылган бәйгеләргә җәлеп итүне максат итеп куя. Шул ук вакытта ул сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, дәрестән соң балалар белән эшләүгә, районда физик үсеш ягыннан иң көчле сыйныфны ачыклауга һәм башка максатларга да юнәлдерелә. Фестивальдә барлык укучылар да катнашырга тиеш. Әлбәттә, моның өчен аларның сәламәтлекләре медицина белешмәләре белән расланган булуы шарт. Ә менә кем махсус медицина төркеменә кергән, алар бәйгеләрдән азат ителәләр.

-Фестивальдә катнашачак сыйныф-командаларга нинди таләпләр куела? Ул ничә этаптан торачак, чыгышлар ничек бәяләнәчәк?

-Командада бер белем бирү учреждениесенең бер сыйныфында белем алучылар булырга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлми икән, команда ярышлардан төшеп калачак. Беренче этапта һәр мәктәптән иң көчле сыйныф барлап алыначак. Икенчесендә ул коллективларга Тәкәнеш, шәһәрдәге 2нче санлы лицей, Җөри, Урта Кирмән һәм Усали белем бирү учреждениеләрендә мәктәпләренең даннарын якларга туры килә. Ә инде анда уңышка ирешкәннәрне фестивальнең финалы көтә. Шунысы игътибарга лаек, иң спорт сөючән сыйныф ничә бала (махсус медицина төркеменә караганнардан тыш) белем алуына карамастан бәйгеләрдә катнаша ала. Нәтиҗә ясаганда һәрбер класска уртача балл куела. Шуңа нигезләнеп финалда нәтиҗә ясалачак. Фестиваль гади күнегүләр буенча уздырылганлыктан, ярышларда әзерлек медицина төркеменә кергән укучылар да катнаша ала. Тагын шунысы мөһим, һәрбер сыйныфтан старт баллары исәпләнелә. Иң югары күрсәткеч саналган 20 баллдан һәр махсус медицина төркеменә кергән, яисә авыру сәбәпле катнаша алмаган бала өчен бер балл киметелә. Ә инде сәбәпсез ярышларда катнашмаган һәр укучы өчен әлеге күрсәткеч биш балл тәшкил итәчәк. Бәйгеләр уза торган көнне катнашучыларның гомуми саны билгеләнә.

-Ярышлар нинди төрләр буенча уза?

-Каеклы (челночный) йөгерү 1-4 нче сыйныфлар - 3х10, 5-8нче сыйныфлар -3х20, югары класслар 4х15 метрлы дистанциядә ярышачаклар. Әлеге һәм урыннан ераклыкка сикерү, турникта тартылу (малайлар өчен), идәннән аркага яткан килеш этелү (кызлар өчен), утырган хәлдә алга иелү, идәннән кул белән гәүдәне күтәрү, скакалка белән сикерү буенча барлык сыйныфлар да катнашырга тиеш. Башлангычлар тупны-кыршауга, 5-8нче сыйныфлар баскетбол тубын боҗрага ыргыту буенча, ә югары класслар волейбол тубын 3х3 метр зурлыктагы мәйданчыкка төгәл бирүдә көч сынашачаклар. Әлеге төрләр буенча бәйгеләрне белем бирү учреждениеләрендә ноябрь аенача үткәрергә кирәк. Спортның җиңел атлетика төрендә - башлангычлар - 30, 5-8нче сыйныфлар - 60, югары классларда белем алучылар 100 метрлы дистанциядә араларыннан иң җитезләрен барларга тиешләр. Гыйнвар аена чаклы чаңгыда узышу һәм шорт-трек ярышлары оештыру каралган. 1-2нче сыйныфларга дистанция - 500, 3-4нчеләргә - 1000, 5-7нчеләргә -1500, 8-9нчыларга - 2000, 10-11нче сыйныфтагыларга 3000 метр булачак. Соңгы төрдән башлангыч класс балалары - ике, 5-9нчылар - дүрт, югары сыйныф укучылары алты әйләнә узачаклар.

Әңгәмәдәш Николай Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев