Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шатлык яшьләре

Районыбыз инвалидлар җәмгыятенең бүгенге көндә актив эшчәнлек алып баруы һәрберебезнең күз алдында. Нинди генә чаралар үткәрмиләр, үзләре дә аларда бик теләп катнашалар. Николай Михайлов Иң мөһиме, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, аларны спорт залларында еш очратасың. Нинди төрләр белән генә шөгыльләнмиләр алар. Шунысы сөенечле, республикабыз, районыбыз җитәкчеләре алар арасында төрле...

Районыбыз инвалидлар җәмгыятенең бүгенге көндә актив эшчәнлек алып баруы һәрберебезнең күз алдында. Нинди генә чаралар үткәрмиләр, үзләре дә аларда бик теләп катнашалар. Николай Михайлов Иң мөһиме, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, аларны спорт залларында еш очратасың. Нинди төрләр белән генә шөгыльләнмиләр алар. Шунысы сөенечле, республикабыз, районыбыз җитәкчеләре алар арасында төрле бәйгеләр оештыруда карусызлык күрсәтәләр. Узган атна шимбәсендә район мәдәният йорты спорт залында инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар гөрләде. аны оештыручылар җөмһүриятебезнең 19 төбәгеннән 140ка якын кеше килер дип көтмәгәннәр дә. Спортчылар арасында кемнәр генә юк. Ирина Полякова дүрт мәртәбә Паралимпия уеннарында катнашкан. 2002нче елда АКШның Солт-Лейк Сити шәһәрендә узганында чаңгы һәм чана төре буенча көмеш медальгә ия булса, тагын дүрт елдан Италиянең Турин шәһәрендә үткәнендә чемпион исемен яулый. Биатлон буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы була. "Акрынлап кына өстәл теннисы серләренә төшенеп киләм,"-ди ул. Бәйгеләрне ачу тантанасында инвалидларга мөрәҗәгать итеп: "Сезнең күзләрдән бары тик шатлык яшьләре генә чыксын, зур җиңүләр яулаганнан соң, әлбәттә. Хәер, сез инде барыгыз да бүген җиңүчеләр," - диде. Яр Чаллыдан килгән, тумыштан коляскага утырган инвалид Станислав Михеев спортны үз итә. Ул шахмат буенча дөнья чемпионы. Өстәл теннисы белән әле сигезенче ай гына шөгыльләнсә дә, коляскалылар арасында өченче булды. Аның шәһәрдәше Юра Вишневский сәламәт бала булып туа. Кызганычка каршы саксызлык аркасында биектән егылып төшеп, аяклары йөрмәскә әйләнә. Чистайдан килгән Анна Макаровага да сокланмый мөмкин түгел иде. Районыбыз данын яклаган 21 спортчыбыз да йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Флюра апа Мөбарәкшина-күпкырлы шәхес. Спорт залларына да йөри, район мәдәният йорты сәхнәсендә кулына алган гармуныннан моңлы көйләр сиптереп, тамашачы мәхәббәтен яулый. Әлеге бәйгеләрдә коляскага утырган хатын-кызлар арасында финалда гына оттырып, икенче урынны яулады. 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Ренат Гришин пьедесталның югары баскычына күтәрелсә, Розалина Кашапова кызлар арасында икенче булды. Югары Ушмадан Вазыйх Садыйков начар күрүчеләр уенында үзенең көчле икәнлеген раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X