Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шашка

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында бара торган VI Спартакиада кысаларындагы бәйгеләрнең чираттагысы шашка буенча узды. Үткән атна җомгасында 2нче санлы лицейга барлыгы 17 команда җыелды. Алар арасында "Мамадыш җылылык предприятиесе" җәмгыяте шашкачылары, барлыгы 11 очко туплап, бу төрдән үзләренең көчле булуларын расладылар. Алардан ярты очкога калышып икенче урынны 2нче санлы лицей...

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында бара торган VI Спартакиада кысаларындагы бәйгеләрнең чираттагысы шашка буенча узды. Үткән атна җомгасында 2нче санлы лицейга барлыгы 17 команда җыелды.

Алар арасында "Мамадыш җылылык предприятиесе" җәмгыяте шашкачылары, барлыгы 11 очко туплап, бу төрдән үзләренең көчле булуларын расладылар. Алардан ярты очкога калышып икенче урынны 2нче санлы лицей командасы яулады. Өченче урында - "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы спортчылары. Шәхси беренчелеккә килгәндә, район мәгариф бүлегеннән Эльмира Хәмидуллина, 2нче санлы лицейдан Лилия Гарифуллина, Зәйтүнә Сафина - хатын-кызлар, "Мамадыш ЖКУ" җәмгыятеннән Җәмил Сархаев, район хакимияте командасыннан Әгъзаметдин Низамов, Рафаэль Газизов беренче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Искәрмә: бу атна шимбәсендә Спартакиада кысаларында оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре өстәл теннисы буенча көч сынашачаклар. Бәйгеләргә район мәдәният йортының спорт залында 10 сәгатьтә старт биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев