Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Һәркем катнашу зарур

Районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында тәүге мәртәбә унөч төрдән үткәрелә торган бәйгеләр уздырыла башлады. Әлеге чара балалар арасында массакүләм спортны үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны күз алдында тотып үткәрелә. Анда беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр сәламәтлекләре буенча медицина белешмәләре белән расланган барлык укучы да катнашырга тиеш. Сыйныф командасына бер белем бирү...

Районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында тәүге мәртәбә унөч төрдән үткәрелә торган бәйгеләр уздырыла башлады. Әлеге чара балалар арасында массакүләм спортны үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны күз алдында тотып үткәрелә. Анда беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр сәламәтлекләре буенча медицина белешмәләре белән расланган барлык укучы да катнашырга тиеш.

Сыйныф командасына бер белем бирү учреждениесенең бер классында укучылар гына керә. Бәйгеләрдә, махсус медицина төркеменә кергәннәрдән тыш, барлык балалар да катнаша. Әгәр класс-команданы комплектлаганда куелган таләпләр үтәлмәсә, ул ярышларга кертелми. Беренче этапта бәйгеләр параллель сыйныфлар арасында уздырыла. Бу шундый класслар булган мәктәпләргә кагыла. Нәтиҗәләр буенча иң көчле сыйныф зонада катнашу хокукына ия булачак. Ә анда уңышка ирешкәннәр финалга уза. Ярышларда сыйныфта ничә бала булуы әһәмияткә ия түгел. Бәйгеләр гади күнегүләргә корылган төрләр буенча үткәрелү сәбәпле, аларда әзерлек медицина төркеменә кергән укучылар да катнаша ала. Әгәр кемдер авыру аркасында катнаша алмый икән, ярышлар вакытында бу турыда хөкемдарлар коллегиясенә медицина учреждениесеннән алынган белешмә бирелергә тиеш. Андый укучылар зачетка кертелмиләр. Ә инде сәбәпсезгә килмәгән очракта, ул укучы, уртача баллны чыгарганда, комплекслы зачетка кертеләчәк. Әйтик, бер сыйныфта унике бала белем ала. Чаңгыдан узышу ярышларына аларның унысы гына килгән. Икесе бернинди сәбәпсез аларны инкарь иткән. Нәтиҗәдә ун баланың һәрберсенең трассада күрсәткән вакытлары бергә кушыла да, уникегә бүленә. Шуның аркасында сыйныф артка калырга мөмкин. Һәр төрнең кайчан үткәреләчәге билгеләнде. Алар биш блокка бүленеп уздырылачаклар. Бәйгеләрнең кайсы мәктәпләрдә үткәреләчәге нигезләмәдә күрсәтелгән. Мәсәлән, каеклы йөгерү һәм урыннан ераклыкка сикерү барлык сыйныфлар өчен дә 25нче ноябрьдән алып 5нче декабрьгәчә уздырылырга тиеш. Ә финал 5-10нчы декабрьләрдә шәһәрдәге 2нче санлы лицейда уза. Скакалка белән сикерү (1-11нче сыйныфлар), башлангычларга-тупны кыршауга, 5-8нче класслар өчен-баскетбол тубын боҗрага ату, югары сыйныф укучылары өчен волейбол тубын сетка аша бирү буенча ярышларны 20нче гыйнварьдан алып 1нче февральгәчә үткәрү каралган. Финал исә 1-5нче февральләрдә шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә узачак. Чаңгыда узышу һәм шорт-трек төрләре зоналарда 15нче февральдән 25енә чаклы, ә финал бәйгеләре 25нче февральдән 5нче марткача Боз сараенда һәм "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында оештырылачак. Турникта тартылу (малайлар өчен), аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү (кызлар өчен) ярышларны зоналарда 10-20нче мартларда уздыру планлаштырыла. Финалны исә шәһәрдәге 2нче санлы лицей 20нче марттан 1нче апрельгәчә кабул итәчәк. Җиңел атлетика ярышларын 10-20нче апрельләрдә уздыру күз уңында тотыла. Ә финал ярышлары 20нче апрельдән 1нче майга чаклы "Олимп" спорт сәламәтләндерү стадионында үтәчәк. Шунысы игътибарга лаек, бәйгеләр бер көнне бер үк төр буенча уздырылырга тиеш.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X