Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

МИЛЛИ КӨРӘШ ИДЕАЛ БУЛСЫН

Узган атанада 1994-1995нче елларда туган яшүсмерләребез "Татарстан яшьләре" газетасы Алабугада уздырган Татарстан беренчелеген оттылар. Яз көне шундый ук бәхеткә алардан бер-ике яшькә кечерәк көрәшчеләребез ирешкән иде. Бу уңышларның сере нидә? Әлеге һәм башка сорауларга район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәйдуллин җавап бирә. -Илшат Равилевич, ялгышмасам, бу...

Узган атанада 1994-1995нче елларда туган яшүсмерләребез "Татарстан яшьләре" газетасы Алабугада уздырган Татарстан беренчелеген оттылар. Яз көне шундый ук бәхеткә алардан бер-ике яшькә кечерәк көрәшчеләребез ирешкән иде. Бу уңышларның сере нидә? Әлеге һәм башка сорауларга район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәйдуллин җавап бирә. -Илшат Равилевич, ялгышмасам, бу турнирларда яшүсмерләребезнең бер елда ике җиңүгә ирешкәннәре юк иде. -Чыннан да, бу шулай. Әлеге уңышка март аенда Биектауда "Сабантуй" газетасы призына үткәрелгән бәйгеләрдә 1996-1997нче елларда туган көрәшчеләребез ирешкән иде. Һәм менә Алабугада чираттагы уңыш. Шунысы сөенечле, безнекеләр сынатмады. -Алабуга шәһәрендә үткән бәйгеләрдә төбәгебез данын югары күтәргән көрәшчеләребез белән танышсак иде. -Беренчелектә барлыгы 49 команда катнашты. Шулар арасында провинциаль гади бер авыл районы спортчылары зур калаларның борыннарына чиертер дип, беркем дә уйламагандыр. Егетләребез милли көрәш буенча җөмһүриятебездә озак еллар беркемгә дә бил бирмәгән Кукмара, Арча, Теләче, Саба, Актаныш районнарыннан килгән көндәшләрен шактый артка калдырдылар. Моңа 80 килограммнан югарырак авырлыкта җиңү яулаган Валерий Минигалиев, 55 килограммга кадәрге авырлыкта көрәшеп, финалда бары тик Яңа Савин районы вәкиле Марат Купкенковка гына оттырган шәһәрдәге 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Булат Юнысов, 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән Түбән Ушма авылы егете, бүгенге көндә студент Ренат Мөхәммәтшинның өлешләре зур булды. Хәер, калган көрәшчеләребез дә йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Түбән Якедән Ранис Кадыйров - 50, Түбән Ушмадан Илназ Мөхетдинов - 70, Фаил Хәйретдинов - 75, Катмыштан Владислав Мамедов - 80 килограммга кадәрге, Җөридән Рәмзил Фатыйхов авыр үлчәүдә икешәр-өчәр әйләнештә җиңү яулап та командага очко җыюда зур булышлык күрсәттеләр. -Илшат Равилевич, киләчәк яшьләр кулында, дияргә яратабыз. Ничек уйлыйсың, көрәш серләрен төшенүче яшь буынга кем үрнәк булырга тиеш? Уңышка ирешү өчен бик күп кирәк: күнегүләр, методик материалларны нәтиҗәле файдалану... -Һәр уңышның нигезендә аны тудыручы, нинди дә булса максатка ирешү өчен булган бөтен тырышлыгын, тәҗрибәсен кызганмаучы остаз ята. Иң беренче чиратта алар шәкертләренә үрнәк булырга тиешләр. Шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәптән Рафаэль Хәмидуллин, Түбән Ушмадан Илшат Камалов, Түбән Якедән Рәсил Юнысов, Катмыштан Рифат Гарипов, Җөридән Илнар Иванов шәкертләре соңгы елларда районда гына түгел, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә көндәшләрен тетрәнергә мәҗбүр итәләр. Соңгы елларда методик һәм практик эш тә киң җәелдерелде. Моннан 20-30 ел элек җөмһүриятебездә көндәшләрен үзләренә хөрмәт белән карарга мәҗбүр иткән ветеран спортчыларыбызның тәэсире дә зур уңышларга ирешүебездә. Остазлар аларның тәҗрибәләрен өйрәнәләр, киңәш-табышларына колак салалар. Кемнедер аерып күрсәтәсе килми. Минемчә, татар милли көрәшен яратучыларның барысы да идеал булып саналырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X