Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадышны күтәрүчеләр

Васыйловлар гаиләсе Архангельскида узган ярышлардан олы җиңүләр белән, дөнья рекордлары куеп кайтты. Гер спорты буенча дөнья, Европа, Белоруссия һәм Россия союздаш республикасы, Россия чемпионатлары, Михаил Ломоносов исемендәге халыкара турнир бергә үткәрелгән анда. Ярышларда районыбызның Наил, Айгөл, Айрат Васыйловлар, Гакиф Бурганов, Раил Шалахметов составындагы командасы катнашкан иде. Шалахметов-берәр тапкыр дөнья һәм...

Васыйловлар гаиләсе Архангельскида узган ярышлардан олы җиңүләр белән, дөнья рекордлары куеп кайтты.

Гер спорты буенча дөнья, Европа, Белоруссия һәм Россия союздаш республикасы, Россия чемпионатлары, Михаил Ломоносов исемендәге халыкара турнир бергә үткәрелгән анда. Ярышларда районыбызның Наил, Айгөл, Айрат Васыйловлар, Гакиф Бурганов, Раил Шалахметов составындагы командасы катнашкан иде. Шалахметов-берәр тапкыр дөнья һәм Европа, Айгөл белән Айрат-өчәр тапкыр дөнья, берәр тапкыр Европа, Наил ага-икешәр тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы калганнар. Наил Васыйлов дөнья чемпионатында көмеш медаль дә яулаган. Васыйловлар гаиләсе һәм Бурганов герне этәрү буенча дөнья рекордлары да куйганнар. Наил, Айгөл һәм Айрат Васыйловларга, Ватаныбыздагы яңарышка керткән зур өлешләре өчен, "Канатлы арыслан" Халыкара орденнары тапшырылган. Наил ага спорт менеджменты буенча бер атналык уку программасы да узган. Әлеге ярышларда Гер спорты осталарының халыкара конфедерациясе оештырылган. Әлеге спортны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен, муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов конфедерациянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев