Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадышка Россиянең төрле төбәкләреннән 200 артык спортчы килде

Түбән Ушмадагы "Дружба" спорт-сәламәтләндерү комплексында яшүсмерлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Илнең төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнашкан ярышны Мамадышның уңышлы эшмәкәре, ирекле көрәш буенча спорт остасы Рифат Мотыйгуллин оештырган. Бәйгенең иганәчесе дә ул! Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына үткәрелүче Бөтенроссия турниры ел саен географиясен киңәйтә бара. Былтыр ирекле...

Түбән Ушмадагы "Дружба" спорт-сәламәтләндерү комплексында яшүсмерлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Илнең төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнашкан ярышны Мамадышның уңышлы эшмәкәре, ирекле көрәш буенча спорт остасы Рифат Мотыйгуллин оештырган. Бәйгенең иганәчесе дә ул!


Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына үткәрелүче Бөтенроссия турниры ел саен географиясен киңәйтә бара. Былтыр ирекле көрәш буенча уза торган әлеге бәйгеләрдә Татарстаннан һәм Россиянең унбиш төбәгеннән көрәшчеләр җыелса, быел аларның саны 22гә җитте.
Моңа кадәр килгән дагыстанлыларга Кавказдан тагын ике төбәк - Чечня һәм Карачай-Черкес республикалары көрәшчеләре өстәлде.

Ярышлар "Дуслык турниры" исеме астында узды. Аларны ачу тантанасында катнашкан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов әлеге исемнең җисеменә туры килүен ассызыклап үтте. "Сез келәмнәрдә генә көндәшләр, алардан тыш сезне, гомумән спортчыларның барысын да дуслык берләштерә. Бер-ике көн эчендә сез яңа дуслар табасыз. Киләчәктә дә дуслык җепләрегез өзелмәсен",- диде Анатолий Иванов.

Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән ярышларга килгән башка спортчылар да бу турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклап үттеләр.

Турнирны оештыручылар, хөкемдарлар белән аралашканда алар да быелгы бәйгеләрнең җитди булуын ассызыкладылар. Көндәшләрнең бер-берләренә тиң булуларын финал бәйгеләрендә ачык күрергә мөмкин иде. Ярышлар 17 үлчәү авырлыгында барды. Нәтиҗәләргә килгәндә, 2000-2002нче һәм 1997-1999нчы елларда туганнар бәйгеләрдә җиңүче һәм призлы урыннар алучыларның 21ен Кавказ вәкилләре тәшкил итте. Безнекеләрдән зуррак яшүсмерләр арасында бүгенге көндә Казанда белем алучы Илдар Шәкүров 67 килограммга кадәрге авырлыкта көмеш медаль яулады. Кече яшьтәгеләрдән Алмаз Гыйльманов пьедесталның - югары, Ирек Садыйков, Александр Кузнецов, Павел Елин - икенче, Степан Спиридонов белән Илдар Фәсхетдинов, Эдуард Гарипов, Руслан Шәйхелисламов, Алмаз Закиров - өченче баскычларына күтәрелделәр.

Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга медальләр, Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Рифат Мотыйгуллин ярышларны оештыручылар, командалар тренерларына, хөкемдарларга да истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Матур көрәш күрсәткән "иреклеләр" дә махсус призларга лаек булдылар Алар арасында безнең Александр Кузнецов та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев