Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадыш судьяларын хөкем иттеләр

Җөмһүриятебездә төрле дәрәҗәдәге спорт бәйгеләренең күпләп үткәрелүе беркемгә дә сер түгел. Узган ел азагында муниципаль учреждениеләрдә хезмәт куючыларны да "урыннарыннан кузгаттылар". Башка тармаклар турында әйткән дә юк инде. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Үткән атна шимбәсендә Мамадыш Татарстан Республикасындагы суд системасында хезмәт итүчеләрнең волейбол буенча ярышларын кабул итте. Барлыгы 21 команда (18е -...

Җөмһүриятебездә төрле дәрәҗәдәге спорт бәйгеләренең күпләп үткәрелүе беркемгә дә сер түгел. Узган ел азагында муниципаль учреждениеләрдә хезмәт куючыларны да "урыннарыннан кузгаттылар". Башка тармаклар турында әйткән дә юк инде.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Үткән атна шимбәсендә Мамадыш Татарстан Республикасындагы суд системасында хезмәт итүчеләрнең волейбол буенча ярышларын кабул итте. Барлыгы 21 команда (18е - ирләр, 3се - хатын-кызлар), араларыннан иң көчле коллективны барлау өчен, "Олимп" спорт комплексы, шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе, 2нче санлы лицей һәм 87нче һөнәри көллият спорт залларында, чын мәгънәсендә, кискен көрәш алып бардылар. Бәйгеләрне ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов спортчыларга зур уңышлар теләде. Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗәв сүзләренә караганда, җөмһүриятебезнең суд системасында эшләүчеләр арасында төрле спорт төрләре буенча бәйгеләр даими уздырыла икән. Быелгы бәйгеләрнең өченче мәртәбә уздырылуы. Ярышларда район судлары командаларыннан тыш республика Арбитраж, Югары суд Аппараты коллективлары да катнашты. Соңгылары ике коллектив белән килгәннәр иде.

Командалар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнең район судьяларына Арбитраж суд, Татарстан Югары суды Аппараты (яшел форма), Чистай, Көньяк-көнбатыш (Әлмәт, Бөгелмә районнары) җыелма һәм Чистай волейболчылары белән көч сынашырга туры килде. Беренче очрашуда алар ике партиядә (һәр партия 15 очкога кадәр генә барды) Әлмәт һәм Бөгелмә волейболчыларының җыелма командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Кызганычка каршы, калган уеннарда көндәшләре безнекеләрдән өстенрәк булып чыктылар. Дөрес, чистайлыларны җиңәргә мөмкинлек бар иде. Беренче сет кунаклар файдасына тәмамланды, икенчесендә волейболчыларыбыз өстенлеккә иреште. Хәлиткеч өченче уенда бәхет янәдән кунакларга елмайды. Ярышлар шарты буенча һәр төркемнән икешәр команда чыгып, тагын сигез коллектив ике төркемдә араларыннан иң көчле дүрт команданы барларга тиешләр иде. Мондый бәхеткә Югары суд Аппаратының яшел һәм зәңгәр формадагы, Алексеевск, Әлки, Спасс һәм Минзәлә, Менделеев, Тукай районнары җыелма командалары иреште. Нәтиҗәдә, финалда соңгылары һәм Югары суд Аппаратының зәңгәр формада уйнаган волейболчылары очрашты. Очрашу беренчеләренең җиңүе белән тәмамланды һәм алар турнирны оттылар. Ә Алексеевск, Әлки һәм Спасс районнарының җыелма командасы-өченче урында. Хатын-кызлар арасында Минзәлә, Тукай һәм Әлмәт волейболчылары беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде.

Россия судьялары советы әгъзасы Константин Галишников районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка һәм район суды рәисе Зиннур Муллаәхмәтовка ярышларны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев