Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадыш мәктәпләре арасында иң көчле сыйныфларны ачыклау бара

Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән уздырылучы "Олимпиада-100" проекты соңгы, 8нче этабына керде. Искәртеп узабыз, спорт бәйгесе физик культура белән шөгыльләнүгә барлык укучыларны да җәлеп итү максатыннан оештырыла. Аның кысаларында ел саен районның 1нчедән алып 11нчегә кадәр булган иң көчле сыйныфларын ачыклыйлар. "Олимпиада-100" спортның 13 төрен колачлый. Шорт-тректан кала, барлык...

Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән уздырылучы "Олимпиада-100" проекты соңгы, 8нче этабына керде. Искәртеп узабыз, спорт бәйгесе физик культура белән шөгыльләнүгә барлык укучыларны да җәлеп итү максатыннан оештырыла. Аның кысаларында ел саен районның 1нчедән алып 11нчегә кадәр булган иң көчле сыйныфларын ачыклыйлар.

"Олимпиада-100" спортның 13 төрен колачлый. Шорт-тректан кала, барлык төрләр буенча күрсәткечләрне кабул итү алдан төзелгән график нигезендә мәктәпләрнең үз базаларында үтә. Балаларның чыгышларын теге яки бу зонага караган уку йортларының физик культура фәне мөгаллимнәре күзәтеп һәм теркәп баралар. 8 этап буенча иң күп балл җыйган сыйныф җиңүче дип таныла. Әлеге коллективка район җитәкчелеге тарафыннан бүләк тапшырылачак.


"Олимпиада-100"нең соңгы этабы җиңел атлетика төрләре буенча уза. 1-6нчы сыйныф укучылары 30 метр арага йөгерәләр, 7нче, 8нче һәм тугызынчылар 60 метрлы дистанциягә, ә зурлар 100 метрга йөгерә. Моннан тыш, 9-11нче сыйныфларда белем алучылар ераклыкка да сикерәчәк.

Спорт проектының нәтиҗәләре апрель ае азагында билгеле булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев