Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

МАМАДЫШ МАРКАСЫ ЮГАРЫ

Районыбыз оешмалары да Универсиаданы якынайтуга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Мамадыш районы стадион төзелешендә катнашучылар арасында иң яхшы яктан гына телгә алына. Объект график буенча 1нче мартка файдалануга тапшырылырга тиеш булганлыктан, сентябрь аеннан башлап андагы эшләргә барлык районнардан да төзүчеләр җәлеп ителгән. Моңарчы Мамадышның торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыятеннән кран, "КамАЗ", төягеч кебек...

Районыбыз оешмалары да Универсиаданы якынайтуга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Мамадыш районы стадион төзелешендә катнашучылар арасында иң яхшы яктан гына телгә алына. Объект график буенча 1нче мартка файдалануга тапшырылырга тиеш булганлыктан, сентябрь аеннан башлап андагы эшләргә барлык районнардан да төзүчеләр җәлеп ителгән. Моңарчы Мамадышның торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыятеннән кран, "КамАЗ", төягеч кебек техника стадион территориясен төзекләндерүдә катнашкан иде. Бер бригада эшчеләр брусчатка җәйделәр. Бу атна башында "Төзүсервис", "Мамадыштөзү", "Җилэнергосервис", "Водхозстрой" җәмгыятьләреннән дә ике дистәдән артык кеше җибәрелде. Алар үз юнәлешләрендәге эшләрдә катнашачаклар. Төзүчеләребез Казанда кунып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев