Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кызлар югары баскычта

Ике көн барган 1996-97нче елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында ирекле көрәш буенча ярышларда безнең кызларыбыз гомумкоманда беренчелегендә пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Ә менә яшүсмерләребез ике баскыч түбәнрәк булдылар. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы, чын мәгънәсендә, республикакүләм бәйгеләр үткәрү үзәгенә әверелә. Хәер, аның моңа тулы хокукы бар....

Ике көн барган 1996-97нче елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында ирекле көрәш буенча ярышларда безнең кызларыбыз гомумкоманда беренчелегендә пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Ә менә яшүсмерләребез ике баскыч түбәнрәк булдылар.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы, чын мәгънәсендә, республикакүләм бәйгеләр үткәрү үзәгенә әверелә. Хәер, аның моңа тулы хокукы бар. Әлеге фикер белән ярышларның баш хөкемдары, ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы баш тренеры Альберт Хәйретдинов та килешә. ярышларда катнашкан 500дән артык "ирекле" өчен барлык уңайлыклар да тудырылды. Хөкемдарлар да үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкардылар. Хәрәмләшүгә юл куелмады. Малайларның - 32, кызларның 23 командасы дүрт келәмдә араларыннан иң көчлеләрен барлау өчен көч сынаштылар. Кызганычка каршы, тән җәрәхәтләре алучылар да булды. "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә мохтаҗлар да табылды. Нәтиҗәләргә килгәндә, безнең унбер "иреклебез" пьедесталның төрле баскычларына күтәрелделәр. Яшүсмер кызлар арасында Юлия Костинага - 40, Гүзәл Хөснетдиновага - 49, Елена Квасниковага - 70, малайлар арасында Илдар Шәкүровка 58 килограммга кадәрге авырлыкларда тиңнәр булмады. Диана Смирнова (43кг), Алексей Васильев (50 кг), Динар Гыйззәтуллин (85 кг), Роман Газизуллин (120 кг) пьедесталның - икенче, Диләрә Нурмиева (38 кг), Анастасия Кулагина ( 52кг), Рөстәм Әхмәтшин (100 кг) өченче баскычына күтәрелделәр. Кызлардан гомумкоманда беренчелегендә Казан һәм Тәтеш спортчылары икенче-өченче урыннарны бүлешсәләр, малайлардан Казан шәһәренең Киров районы "ирекле"ләре җиңү яулады. Түбәнкамалылар икенче булдылар. Көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Данис Шәкүров иң яхшы остаз буларак махсус призга лаек булды. Бәйгеләрне ябу, җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга һәм махсус призларга лаек булганнарны бүләкләү тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов катнашты, спортчыларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X