Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кызлар бозда сыналды

Бүгенге көндә Татарстан хатын-кызлары арасында хоккей уены үзенең географиясе буенча артык мактана алмый әле. Спортның бу төре белән шөгыльләнүче төбәкләрне санау өчен кул бармаклары да җитә. Узган якшәмбе көнне шәһәребезнең "Олимп" боз сараенда бер генә хоккей ярышын да калдырмаучы Камил ага Хәсәншиннан бу турыда фикерләрен белергә булдым. "Гүзәл затларыбызның хоккей...

Бүгенге көндә Татарстан хатын-кызлары арасында хоккей уены үзенең географиясе буенча артык мактана алмый әле. Спортның бу төре белән шөгыльләнүче төбәкләрне санау өчен кул бармаклары да җитә. Узган якшәмбе көнне шәһәребезнең "Олимп" боз сараенда бер генә хоккей ярышын да калдырмаучы Камил ага Хәсәншиннан бу турыда фикерләрен белергә булдым. "Гүзәл затларыбызның хоккей уйнауларына тешем-тырнагым белән каршы тормасам да, бу төр ир-егетләр өчен дип саныйм. Иң мөһиме - авыр тән җәрәхәтләре генә алмасыннар. Ни әйтсәң дә, алар бит булачак әниләр. Көндәшләр бер-берләрен хөрмәт итәрләр дип ышанам," - диде ул. Бу көнне шәһәребезгә Кызлар өчен бөтендөнья хоккей көне уңаеннан башкалабыздан, Байлар Сабасыннан, Актаныштан, Норлаттан, Чирмешәннән һәм Кама Аланыннан командалар җыелды. Әлеге турнир бездә икенче мәртәбә үткәрелә инде. Аны оештыручылар бу бәйгеләрне командаларның яңа сезонга әзерлекләрен тикшерүне дә максат итеп куйдылар. Шул ук вакытта ике конкурс та үткәрелде. "Иң җитез" исеме астында узганында уенчылар боз мәйданчыгын тизлеккә уздылар. Нәтиҗәдә безнең командадан Регина Хатыймова - 1995, Эльмира Таипова 2000нче елларда туганнар арасында җиңүчеләр булдылар. Капкачылар арасында Казаннан Рузалия Хәсәншинага тиңнәр табылмады. Очрашуларга килгәндә, безнең "Олимп" командасы беренче уенны Актанышның "Лачын" хоккейчыларына каршы үткәрде. Кызганычка каршы, көндәшләрнең керткән ике алкасына безнекеләр бер белән дә җавап бирә алмадылар. Байлар Сабасы кызлары белән булган очрашу да шундый ук исәп белән кунаклар файдасына төгәлләнде. Ә менә Норлатның "Ледок" һәм Казан командаларын (исәпләр - 2:1 һәм 4:0) җиңүгә ирештеләр. Алда командабызны җөмһүриятебез күләмендә җитди сынаулар көтә. Остазлар әлеге турнирда командадагы кимчелекләрне күрмичә калмаганнардыр. Күнегүләрдә аларны бетерү өстендә җитди шөгыльләнерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X