Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кул сузымы җитмәде

Узган атнаның җомга-якшәмбе көннәрендә башкалабызда Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында 1нче Спартакиаданың финал ярышлары узды. Анда Мамадыш командасы дүртенче урынны яулады. Җомга көнне финал бәйгеләрен ачу тантанасында җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Без әлеге бәйгеләрне муниципаль берәмлекләр...

Узган атнаның җомга-якшәмбе көннәрендә башкалабызда Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында 1нче Спартакиаданың финал ярышлары узды. Анда Мамадыш командасы дүртенче урынны яулады. Җомга көнне финал бәйгеләрен ачу тантанасында җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Без әлеге бәйгеләрне муниципаль берәмлекләр арасында тәүге мәртәбә оештырабыз. Хәер, мондый Спартакиада элек министрлыклар арасында үткәрелә иде. Бәйгеләр уңышлы узар һәм алар күркәм традициягә әверелерләр дип ышанам," - дип белдерде. Мәгълүм булганча, районнар һәм шәһәрләр башта Казан, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә һәм Саба районында зона этапларында көч сынаштылар. Ә инде Спартакиаданың иң хәлиткеч өлешенә аларның һәрберсеннән өчәр команда килде. Муниципаль хезмәткәрләрне киләсе елда башкалабызда узачак Бөтендөнья студентлары Универсиадасы авылындагы барлык уңайлыклары булган йортларга урнаштырдылар. Ярышлар өчен шул ук Универсиаданың спорт корылмалары файдаланылды. Бәйгеләр сигез төр буенча үтте. Иң беренче булып гер күтәрүчеләр арасында җиңүчеләр билгеле булды. Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов ун минут эчендә 24 килограммлы герне сул кулы белән - 45, уңы белән 85 мәртәбә күтәреп, дүртенче булды. Шашкачыларыбызның уңышына тукталып китмичә булмас. Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Җамалиева унсигез хатын-кыз арасында Казан вәкиленнән генә калышып икенче урынны яулады. Ә Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Хәев ир-атлар арасында җиденче булды. Командабыз әлеге төрдән өченче урынны яулады. Шахмат бәйгеләрендә опека һәм попечительлек бүлегеннән Айгюн Велиева - 4, Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин 8нче урында. Гомумкоманда беренчелегендә алар районыбызга дүрт очко китерделәр. Шундый ук уңышка җиңел атлетика төрендә эстафетада йөгерүчеләребез иреште. Ә менә шәхси беренчелектә исә Гөлназ Хәйруллина 100 метрлы дистанциядә өченче вакыт күрсәтте. Бу төрдән без алтынчы урында. Бадминтончыларыбыз да бәйгеләрне шундый күрсәткечләр белән тәмамладылар. Унсигез команда алты төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Безнекеләр Чүпрәле һәм Спасс районнары спортчыларын җиңеп, беренчелек өчен көрәшәчәк алты команда арасына эләктеләр. Кызганычка каршы, Балтач һәм Актаныш районнары бадминтончылары көчлерәк булып чыктылар һәм безгә алтынчы урын белән генә канәгатьләнергә калды. Өстәл теннисында төркемдә икенче урынны яуласак та, алга таба бәхет елмаймый. Нәтиҗәдә, безнекеләр - җиденче урында. Волейболчыларыбыз Спартакиададан - тугызынчы, футзалчыларыбыз унберенче урын белән кайттылар. Гомумкоманда беренчелегендә 28 очко туплап, Казан шәһәре башкарма комитеты командасы җиңү яулады һәм 3 миллион сумга ия булды. Икенче урында - Түбән Кама (39 очко, 2 миллион сум акча), өченчедә-Саба муниципаль районы спортчылары (46 очко, 1 миллион сум акча). Безгә призлы өченче урынга эләгер өчен дүрт кенә очко җитмәде.

Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев