Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кубок бездән китте

Агымдагы елда ир-егет волейболчыларыбыз җиңүче Кубогыннан колак кактылар. Сүз һәр елны көзен Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Ирек Мөхетдинов истәлегенә үткәрелә торган волейбол турниры турында. Быел ул унбишенче мәртәбә оештырылды. Аны ачу тантанасы музыкаль чыгыш белән бергә үреп барылды: спортчылар каршында Әлкидән килгән локаль конфликтларда катнашучылардан төзелгән "От...

Агымдагы елда ир-егет волейболчыларыбыз җиңүче Кубогыннан колак кактылар. Сүз һәр елны көзен Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Ирек Мөхетдинов истәлегенә үткәрелә торган волейбол турниры турында.

Быел ул унбишенче мәртәбә оештырылды. Аны ачу тантанасы музыкаль чыгыш белән бергә үреп барылды: спортчылар каршында Әлкидән килгән локаль конфликтларда катнашучылардан төзелгән "От Афгана до Чечни" вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады. Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова әлеге турнирның елдан ел популярлашуын, анда катнашучыларның географиясенең киңәюен ассызыклап үтте. Былтыр, мәсәлән, анда районыбыз мәктәпләре командалары гына катнашса, быел үзебезнекеләрдән тыш Балык Бистәсе, Теләче һәм Саба районнары җыелма командалары да килгән иде. Узган ел күчмә Кубок өчен ир-атларның җиде коллективы көч сынашса, агымдагы елда әлеге сан бишкә күбрәк булды. Бәйгеләрне укучылар башлап җибәрде. Малайлар арасында җиңүче исеме өчен-унике, кызлар арасында сигез команда көч сынашты. Шунысы игътибарга лаек, районыбызның 1997-1998нче елларда туган малайларның җыелма командасы, финалда үзләреннән ике яшькә өлкәнрәк Теләче волейболчыларына гына оттырып, икенче урынны яуладылар. Җәнлек совхозы волейболчылары өченче булды. 1997-1999нчы елларда туган кызларыбызның җыелма командасы да турнирны шундый ук нәтиҗә белән төгәлләде. Алар пьедесталның югары баскычына Байлар Сабасы волейболчыларын уздырдылар. Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе кызлары өченче урынны яуладылар. Бәйгеләр нәтиҗәләре буенча район җыелма командасыннан Булат Сибгатуллин-иң яхшы пас бирүче, Александр Кекишев - либеро, Илүзә Хәбибуллина - һөҗүмче, Сөмбел Фәләхова төп бәйләүче дип танылдылар. Соңгылары спортның бу төре серләренә Олыяз лицеенда укыганда төшенә башлаганнар. Алар комда волейбол уйнау буенча авыл районнары арасында Татарстан чемпионнары исемен йөртсәләр, шәһәрләр арасында өченче урынны яуладылар. Булат та Татарстан җыелма командасына чакыру алган. Малайлар үзләрен зурлар арасында да сынап карадылар. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә "Олимп" спорт сәламәтләндерү комплексы, чын мәгънәсендә, кызу көрәш мәйданына әверелде. Һәр команда үз төркеменнән финалга чыгу өчен бөтен булган сәләтләрен, осталыкларын эшкә җикте. Әмма соңгы елларда бу өлешендә тотрыклы рәвештә Мамадыш, Алабуга, Чистай һәм Саба районының Шәмәрдән бистәсе волейболчылары төп Кубок өчен "бил алыша". Быел да былтыргы сценарий кабатланды. Беренче ярымфиналда безнекеләр шәмәрдәнлеләргә каршы уйнадылар. Беренче сетта көндәшләрне 25:19 исәбе белән бирелдергәннән соң, егетләребез тынычландылар бугай. Әмма кунаклар икенче очрашуны - 25:21, өченчесен 15:13 исәбе белән үз файдаларына тәмамлап, финалга узу бәхетенә ирештеләр. Былтыр исә без аларны җиңгән идек. Икенче ярымфиналда Алабуга волейболчылары 2010нчы елда турнирны откан Чистайдан килгән көндәшләренең каршылыгын сындырып, шулай ук финалга уздылар. Соңгылары өченче урын өчен барган бәйгедә безнекеләргә оттырдылар. Ә төп Кубок өчен бәйгедә Шәмәрдән егетләре алабугалыларны бирелергә мәҗбүр иттеләр. Шулай итеп, күчмә Кубок Саба районына китте.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев