Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр күтәрелә

Районыбызның милли көрәш буенча беренче командасы агымдагы елда гомумкоманда беренчелегендә өч баскычка күтәрелде. Сүз узган ял көннәрендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган милли спорт көрәше бәйгеләре турында. Башкалабызның "Ак Барс" спорт сараенда оештырылган ярышларда быел 57 командадан 354 көрәшче катнашты. Призлы урыннарны алучыларыбыз булмаса да, беренче командабыз...

Районыбызның милли көрәш буенча беренче командасы агымдагы елда гомумкоманда беренчелегендә өч баскычка күтәрелде. Сүз узган ял көннәрендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган милли спорт көрәше бәйгеләре турында. Башкалабызның "Ак Барс" спорт сараенда оештырылган ярышларда быел 57 командадан 354 көрәшче катнашты. Призлы урыннарны алучыларыбыз булмаса да, беренче командабыз гомумкоманда беренчелегендә бишенче урынны яулап, 50 мең сум акча белән бүләкләнде. Узган ел безнекеләр сигезенче баскычта иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев