Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Киеренке атна азагы

Бу атна ахыры спорт чараларына бай булачак. Аларга иртәгә армспортчылар старт бирә. 1996нчы елларда туган, яшьрәк кызлар-малайлар һәм хатын-кызлар, ир-егетләр "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә араларыннан иң көчле беләклеләрне барлаячаклар. Җомга көнне шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында уза торган VI Спартакиада кысаларында шашка буенча шәхси команда беренчелеге узачак. Һәр командада икешәр ир-ат...

Бу атна ахыры спорт чараларына бай булачак. Аларга иртәгә армспортчылар старт бирә. 1996нчы елларда туган, яшьрәк кызлар-малайлар һәм хатын-кызлар, ир-егетләр "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә араларыннан иң көчле беләклеләрне барлаячаклар. Җомга көнне шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында уза торган VI Спартакиада кысаларында шашка буенча шәхси команда беренчелеге узачак. Һәр командада икешәр ир-ат һәм берәр хатын-кыз булырга тиеш. Бәйгеләргә Мамадыштагы 2нче санлы лицейда 9.30 минутта старт бирү күздә тотыла. Төбәгебезнең спорт тормышында тирән эз калдырган данлыклы көрәшче, РСФСРның спорт остасы, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча бәйгеләр быел сигезенче мәртәбә үткәрелә. Аларда 1994-1997 һәм 1998-2000нче елларда туган яшүсмерләр бил алышачак. Беренчеләре - 10, икенчеләре 7 авырлык үлчәү категориясендә көч сынашачаклар. Ярышлар 19 һәм 20нче октябрьләрдә Түбән Ушма авылындагы спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 2нче санлы лицей, "Олимп" спорт комплексы, Знче санлы мәктәп, 87нче һөнәри көллият спорт заллары волейбол сөючеләр карамагында булачак. Бу көннәрдә аларда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Ирек Мөхетдинов истәлегенә унбишенче мәртәбә ачык район беренчелеге үткәреләчәк. Бәйгеләрдә 1995нче елларда туган һәм яшьрәк кызлар, малайлар, ир-егетләр командалары катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев