Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көчле рухлылар бәйрәме

Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт фестивале үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел ул өченче мәртәбә уздырылды. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Рөстәм Хөснуллинны моннан берничә ел элек тормыш нык сынады. Шулай булуга карамастан, ул сынмады, сыгылмады. Актив тормыш алып бара. Урамда очратсаң да аның йөзе елмаю нурларына күмелгән булыр. Спортны үз итә...

Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт фестивале үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел ул өченче мәртәбә уздырылды.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Рөстәм Хөснуллинны моннан берничә ел элек тормыш нык сынады. Шулай булуга карамастан, ул сынмады, сыгылмады. Актив тормыш алып бара. Урамда очратсаң да аның йөзе елмаю нурларына күмелгән булыр. Спортны үз итә егет. "Спорт залына кермәсәм, күңелемә тынычлык таба алмыйм," - ди. Рөстәм шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә оештырылган спорт бәйрәмендә өч төрдә-яткан килеш штанганы күтәрү, кул көрәше һәм дартста катнашты. Беренчесендә 70 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче булса, икенчесендә өченче урынны яулады. Хәер, аның кебек үзләрен берничә төрдә сынап караганнар аз түгел иде фестивальдә. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда әлеге чарага шәһәрдә, Красная Горкада һәм "Мамадыш" совхозы бистәсендә яшәүчеләрдән тыш 24 авыл җирлегеннән дә мөмкинлекләре чикләнгәннәр җыелган иде. Алар арасында призлы урыннарны алучылар да шактый булды. Димәк, авылларда да инвалидлар тик ятмыйлар, үзләренә шөгыль табалар, дияргә була. Мәктәп коллективы да бәйрәм бәйгеләрдә катнашучыларның күңелләрендә озак саклансын өчен барлык шартларны да тудырган иде. Төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр интерактив тактадан 2008нче елда Кытай башкаласы Пекинда узган Параолимпия уеннарыннан өзекләр карадылар. Алар өчен ашханәдә бушлай ашау оештырылган иде. Мәктәп укучыларының концерт номерлары да фестивальгә матур төсмерләр өстәде. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга диломнар, бүләкләр тапшырылды. Калганнарга да игътибар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев