Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җитезләр бәйгесе

Агымдагы елда шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында уздырыла торган VI Спартакиада программасы кысаларында чаңгы һәм футбол ярышларында иң көчлеләр барланган иде инде. Узган атна җомгасында өченче һәм дүртенче спорт төрләре-җиңел атлетика һәм эстафета буенча бәйгеләр узды. Аларда 23 командадан 145 йөгерешче катнашты. Ирләр дә, хатын-кызлар да өч яшь категориясенә бүленеп, билгеле...

Агымдагы елда шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында уздырыла торган VI Спартакиада программасы кысаларында чаңгы һәм футбол ярышларында иң көчлеләр барланган иде инде. Узган атна җомгасында өченче һәм дүртенче спорт төрләре-җиңел атлетика һәм эстафета буенча бәйгеләр узды. Аларда 23 командадан 145 йөгерешче катнашты. Ирләр дә, хатын-кызлар да өч яшь категориясенә бүленеп, билгеле бер дистанциягә йөгерделәр. Мамадыш коррекцияләү-торак мәктәбеннән Гүзәл Шәйдуллинаны 35 яшькә кадәргеләр арасында 1,5 километр арада узучы булмады. Илле яшькәчәләр һәм өлкәнрәкләр 1 километрда көч сынаштылар. Әлеге категориягә кергәннәр арасында "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалыннан Венера Насыйбуллина белән "Мамадыш җылылык челтәрләре" җәмгыяте вәкиле Мөнирә Заһитовага тиңнәр табылмады. Ир-егетләр исә 2 һәм 1,5 километрлы дистанциядә көч сынаштылар. Беренчесендә шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Нияз Курамшин 35 яшькә кадәргеләр арасында финиш сызыгын иң беренче булып кисте. Ә икенче дистанциядә Мамадыш сыр заводы вәкиле Юрий Антонов (50 яшькәчә) белән картаюны белмәс, спорттан һич аерылмас, 87нче һөнәри лицейда хезмәт куючы Хәлим ага Сәлимовка (50 яшьтән өлкәнрәк) тиңнәр булмады. Гомумкоманда беренчелегендә коррекцияләү-торак мәктәбе йөгерешчеләре җиңү яуладылар. "Олимп" спорт комплексы һәм мәдәният бүлеге спортчылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Эстафетага килгәндә, финиш сызыгына 14 команда басты. Монда да интернат мәктәп спортчылары иң яхшы вакыт күрсәттеләр. "Олимп" һәм "Татавтодор" филиалы командалары - икенче-өченче урыннарда. Башка еллардан аермалы буларак, быел оешма-предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре арасында җиңүчеләр, призлы урыннарны алучылар аерым билгеләп үтеләчәк. Келәмнәрдә билләр сыналды Төбәгебезнең данлыклы мөгаллиме Мәсгуть Васыйлов истәлегенә милли көрәш буенча бәйгеләр үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Быел аның чираттагысы 22нче сентябрь көнне Мамадыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә уздырылды. Барлыгы унөч командадан туксанга якын 1994-1996нчы елларда туган яшүсмерләр һәм яшьрәкләр - ун, өлкәнрәк яшьтәге көрәшчеләр 4 үлчәү авырлыгында ике келәмдә бил алыштылар. Яшүсмерләр арасында шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп укучылары Ришат Исхаков - 40, Рәсил Вафин - 43, Булат Юнысов - 60, Түбән Ушмадан Алмаз Габделбәров - 65, Айрат Миннәхмәтов - 70, Фаил Хәйретдинов-75, шәһәрдәге 2нче санлы лицей укучысы Илһам Гайфетдинов - 46, Түбән Якедән Рәмис Кадыйров-50, Шәдчедән Иван Алексеев 55 килограммга кадәрге, Казан дәүләт ветеринария университеты талибы Валерий Миннегалиев 75 килограммнан югары авырлыкта пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Ә өлкәнрәкләр арасында Түбән Ушма вәкиле Алмаз Габделбәров (65 кг), Тәкәнештән Максим Степанов (75 кг), Шәдчедән Ленар Галәветдинов (90 кг) һәм Мамадыштан Николай Филиппов (90 кг.нан авыррак) шундый уңышка ирештеләр. Командалар беренчелегенә килгәндә, шәһәрдәге 4нче санлы, Түбән Ушма һәм Түбән Яке мәктәпләре беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә бүләкләр, аларны тукландыру иганәчәлеләр исәбеннән булды. Кроссчылар саны арта Агымдагы елда "Милли кросс"ка районыбызда 4475 кеше чыкты. Бу узган елгыдан 1,5 мәртәбәгә артыграк дигән сүз. Шәһәребезнең Җиңү паркында, ипподромда, "Олимп" стадионында, Совет урамында төрле яшьтәге йөгерешчеләр көч сынаштылар.

Николай Михайлов Йөгерешчеләр старт сызыгында. Николай Михайлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев