Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Истә, һаман да истә

Районыбыз Әфганстанда үзенең җиде асыл егетен югалтты. Кызганычка каршы, аларның өчесенең генә истәлегенә багышлап җитди чаралар үткәрелә. Ә бит аларның һәрберсе даими хөрмәткә лаек. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Ирек Мөхетдинов призына оештырылган волейбол ярышлары соңгы елларда район чиген дә узып китте. Ә менә Владимир авылы мәктәбе укытучысы Николай Бачков инициативасы белән Иван...

Районыбыз Әфганстанда үзенең җиде асыл егетен югалтты. Кызганычка каршы, аларның өчесенең генә истәлегенә багышлап җитди чаралар үткәрелә. Ә бит аларның һәрберсе даими хөрмәткә лаек.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Ирек Мөхетдинов призына оештырылган волейбол ярышлары соңгы елларда район чиген дә узып китте. Ә менә Владимир авылы мәктәбе укытучысы Николай Бачков инициативасы белән Иван Данилов истәлегенә уздырыла башлаган чаңгы бәйгеләрендә, кызганычка каршы, шул төбәктәге чаңгычылар гына катнаша. Ямаш егете Альберт Вәлиев исеме районыбызның яшь көрәшчеләре өчен аеруча кадерле. Шәдче авыл мәдәният йорты узган шимбәдә егерме икенче мәртәбә милли көрәш бәйгеләрен кабул итте. Елдагыча Әфганчыларның район советы, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган бу ярышлар һәркемнең күңеленә тирән уелып калгандыр. Хөкемдарлар бәйгеләр башлануны белдереп, сыбызгыларын сызгыртуга, ике келәмдә кызу көрәш башланып китте. Бер төркем кунаклар Ямаш авылы зиратына Альбертның каберенә венок, чәчәкләр салырга кузгалдылар. Юл уңаенда алар Альбертның әнисе Бибинур апа гаиләсе яши торган йортка да кереп чыктылар. Форсаттан файдаланып, аңардан: "Бибинур апа, улыгыз истәлегенә шундый чара уздыру сезнең хатирәләрегезне яңартмыймы?" - дип сорадым. "Юк, улым, хәзер ияләндем инде. Рәхмәт шушы ярышларны уздыручыларга. Элек кенә авыррак иде. Мин почтада эшләдем бит. Мамадыштан автобус ул урнашкан бина янына килеп туктый иде. Автобус күренүгә, Альбертым кайтты бугай, дип урамга атылып чыга идем,"- диде ул. Бу көнне бәйрәм чарасында локаль конфликтларда катнашкан берничә асыл ир-егет тә бар иде. Алар әфганчылардан үзләрен берләштерүдә ярдәм сорадылар. Әфганчыларның район советын озак еллар җитәкләүче Николай Иванов егетләргә төрле яктан ярдәм итәчәкләрен ышандырды.

Көрәш бәйгеләренә килгәндә, аларда 14 мәктәптән 100гә якын яшь көрәшче катнашты. Унбер авырлык үлчәү категориясендә бил алышканнар арасында җиңүчеләрнең алтысы шәһәр мәктәпләреннән иде. 4нче санлы мәктәптән Раил Хәбибрахманов, Ришат Исхаков, Илназ Димиев, Рәсил Вафин, Рәмис Хәмидуллин, 3нче санлы мәктәптән Рөстәм Ханов, Урта Кирмәннән Хәлил Илдарханов, Түбән Ушмадан Данияр Гарипов, Югары Ушмадан Данис Хәкимов, Олыяздан Илназ Мирзагаянов, Илфир Җәмилов үз авырлыкларында җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев