Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ҖИЛДӘН ҖИТЕЗ ЙӨГЕРДЕК

Көзге салкын көн, талгын гына искән җил комачаулый алмады стадион-ипподромда бәйгеләргә җыелган яшь спортчыларга. Чәршәмбе көнне "Өмет стартлары" кысаларында 1996нчы елда туган һәм яшьрәк йөгерешчеләрне кабул итте әлеге спорт объекты. Малайлар араларыннан иң җитезләрне барлау өчен - өч, кызлар ике километрлы арада көч сынаштылар. Беренче булып старт сызыгына 61 малай...

Көзге салкын көн, талгын гына искән җил комачаулый алмады стадион-ипподромда бәйгеләргә җыелган яшь спортчыларга. Чәршәмбе көнне "Өмет стартлары" кысаларында 1996нчы елда туган һәм яшьрәк йөгерешчеләрне кабул итте әлеге спорт объекты. Малайлар араларыннан иң җитезләрне барлау өчен - өч, кызлар ике километрлы арада көч сынаштылар. Беренче булып старт сызыгына 61 малай басты. Шулардан Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Рәзил Низамов финиш сызыгына беренче булып килеп җитте. Олыяз лицееннан Фәрит Хәмзин һәм Югары Соннан Солтан Гыйләҗетдинов икенче-өченче булдылар. Кызлар арасында шәһәрнекеләр үзләренең җитезрәк икәнлекләрен күрсәттеләр. 2нче санлы лицейдан Анастасия Сметанина белән 1нче санлы мәктәптән Гүзәл Хөснетдинова беренче-икенче булсалар, Шәдчедән Регина Илларионова финишта өченче вакыт күрсәтте. Ярышларда кайбер белем бирү учреждениеләре физик тәрбия укытучыларының спорт формасына игътибар биреп җиткермәүләре күзгә ташланды. Старт сызыгында аякларына тыгыз сыланып торган джинс һәм башка чалбарлар кигән укучыларны күрергә туры килде. Хәер, бу күренешне хәрәкәтле күп кенә спорт бәйгеләрендә диярлек күрергә мөмкин. Физик тәрбия укытучылары алга таба бу кимчелекне бетерерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев