Нократ

Иң зур сынау – Актанышта

Зур өстенлек белән Узган атна җомгасында "Олимп" спорт комплексында 1998-99нчы елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасының Казан зонасы бәйгеләрендә көрәшчеләребез гомумкоманда беренчелеген оттылар. Аларны апрель аенда Актанышта узачак финал ярышларындагы сынаулар көтә. Николай Зюрин Егетләребез Мамадышка җыелган 19 район көрәшчеләре арасында 214,5 очко җыйдылар. Икенче урынны алган кукмаралылар алардан 41...

Зур өстенлек белән Узган атна җомгасында "Олимп" спорт комплексында 1998-99нчы елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасының Казан зонасы бәйгеләрендә көрәшчеләребез гомумкоманда беренчелеген оттылар. Аларны апрель аенда Актанышта узачак финал ярышларындагы сынаулар көтә.

Николай Зюрин

Егетләребез Мамадышка җыелган 19 район көрәшчеләре арасында 214,5 очко җыйдылар. Икенче урынны алган кукмаралылар алардан 41 очкога калыштылар. Бәйгеләр тугыз авырлык категориясендә үтте. Беркетмәләрдән күренгәнчә, бер генә район да тулы состав куймаган иде. Кукмара һәм Яшел Үзән командаларында берәр авырлыкта көрәшче булмаса, күпчелек төбәкләрдән икешәр авырлыкта спортчылар юк иде. Шулай булуга карамастан, 14-15 яшьлек көрәшчеләр Спартакиаданың финал өлешендә катнашу хокукы бирә торган алтылыкка эләгү өчен келәмнәрдә шактый тир түктеләр. Призлы урыннарны алучылар арасында 12 район вәкиленең булуы шул турыда сөйли. Аеруча келәм хуҗалары - мамадышлылар җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнде. Ни әйтсәң дә, аларга җанатарлары каршында сынатырга ярамый иде. Егетләр сынауларын уңышлы үттеләр. Иң җиңел үлчәүдә - 40 килограммга кадәрге авырлыкта Илназ Димиев белән Ришат Исхаков даим көндәшләр. Ләкин алар арасындагы көндәшлек келәмнәрдә генә чагыла. Ә гадәти көннәрдә - дуслар. Төрле дәрәҗәдәге турнирларда я беренчесе, я икенчесе уңышка ирешә. Җомга көнне бәхет Илназга елмайды. Финалда аңа Балык Бистәсе вәкиле Данис Миннебаев каршылык күрсәтергә маташса да, егетебез үзенең аннан көчлерәк икәнен матур алым ясап, баллар алу бәрабәренә исбатлады. Ришат исә өченче урынны яулады. Алмаз Сөнгатуллинга финалда Саба районы көрәшчесе Фәндүс Нәбиуллин артык проблемалар тудыра алмады. Ул да баллар исәбенә җиңү яулап, 43 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Данияр Гарипов Биектаудан Динар Әкбәровны каршылыгын сындырып, 55 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче булды. Самат Гыйбазов (50кг) белән Данис Хәкимов (60 кг)-өченче урыннарда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: