Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккейның заты юк

Регина Хатыймова: "Хоккейда чын ир-атлар уйный!" - дигән гайбәрә белән килешми. Спортның заты юк аның, ди ул. Николай Михайлов Ә бит ул да тормышын апасы Лилия кебек сәнгатькә багышларга мөмкин иде. Биш ел композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классында белем ала. музыка коралы клавишаларында бармакларының йөгереклегенә ирешкән кыз...

Регина Хатыймова: "Хоккейда чын ир-атлар уйный!" - дигән гайбәрә белән килешми. Спортның заты юк аның, ди ул.

Николай Михайлов
Ә бит ул да тормышын апасы Лилия кебек сәнгатькә багышларга мөмкин иде. Биш ел композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классында белем ала. музыка коралы клавишаларында бармакларының йөгереклегенә ирешкән кыз көннәрдән бер көнне "Олимп" Боз сараена тимераякта шуарга дип килгәч, хоккей секциясенә язылуын сизмичә дә кала. Кызганычка каршы, әлеге түгәрәк узган елның апреленә чаклы даими эшләми диярлек. Балалар килә торалар, китә торалар. Менә бер ел инде, ике дистәгә якын төрле яшьтәге кызлар алка куу серләрен тирәнтен өйрәнүләрен дәвам итәләр. Лидерлары, әлбәттә Регина. Аның шуу, алка белән эш итү техникасын кайбер малайларга үрнәк итеп алырга мөмкин. Кыз әле күптән түгел генә Татарстан җыелма командасы составында Красноярскта "Алтын алка" клубының Россия күләмендәге бәйгеләрендә булып кайтты. "Хыялым-бездә дә әлеге спорт төре тирән тамыр җәйсен, Боз сарае беркайчан да эремәсен, шәхсән үземә килгәндә, хоккей белән араны өзмәскә," - ди ул. Кулына хоккей таягы алганчы ул телевизордан әлеге уенны бөтенләй карамаган. Хәзер исә аны экраннан аерып булмый. Кумиры да бар - "Ак Барс" командасы капитаны Алексей Морозов. Команда турында да җылы сүзләр генә ишеттем мин аның авызыннан. "Без бер-беребезне яклау өчен егетләр кебек йодрык белән көндәшләребезгә ташланырга әзер. Андый очраклар булгалады инде,"-ди әңгәмәдәшем. Чыннан да, кызлар командасының уены камилләшүдә көндәлек күнегүләрнең ярдәме зур. Коллективны узган елдан Альберт Миннекәев үз канаты астына алган иде. Бозда аяклары калтыраган кызлар бүген анда үзләрен иркен хис итәләр. Бер ел эчендә шул ук Регина Хәтыймова, Регина Юмагужина, Алсу Йосыпова, Лиана Фәхретдинова уен техникасын шактый камилләштергәннәр. Капкачы Юлия Чернышова да үзен ышанычлы тота. Коллективта төрле яшьтәге кызлар тупланган. Ул тулылануын дәвам итә. Әле соңгы айда гына да тагын өч кыз килгән. Марина Малышева 1994нче елгы булса, Гөлнара Ганиева аңардан биш яшькә кече. Шуңа күрә "Олимп"ка ике фронтта көрәш алып барырга туры килә. Тиздән 1994-1998 һәм 1999-2000нче елгылар Татарстан беренчелегендә районыбыз данын яклаячаклар. Дөрес, аларда дүртәр коллектив кына чыгыш ясаячак. Чөнки әлегә районнарда хатын-кыз хоккее артык популяр түгел. Кызларыбыз агымдагы сезонда билгеле бер уңышларга да ирештеләр. "Алтын алка" клубының республика бәйгеләрендә өченче урынны яуладылар. Май аенда көчләрен әлеге турнирның Мәскәү өлкәсенең Зеленоград шәһәрендә узачак ил финалында сынап карамакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев