Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккей

1994-1997нче һәм 1998-2000нче елларда туган кызлар арасындагы Татарстан беренчелегенә нокта куелды. Безнең әлеге яшьләрдәге "Олимп" командалары нәтиҗәдә икесе дә өченче урыннарны яуладылар. Ә менә "Олимп-1999" малайлар командасы сезонны Саров шәһәрендә тәмамлады. Биредә Россия Кубогы кысаларында чыгыш ясап, ул соңгы дүрт уенны җирле командага каршы уздырды. Кызганычка каршы, очрашулар мәйдан хуҗалары...

1994-1997нче һәм 1998-2000нче елларда туган кызлар арасындагы Татарстан беренчелегенә нокта куелды. Безнең әлеге яшьләрдәге "Олимп" командалары нәтиҗәдә икесе дә өченче урыннарны яуладылар. Ә менә "Олимп-1999" малайлар командасы сезонны Саров шәһәрендә тәмамлады. Биредә Россия Кубогы кысаларында чыгыш ясап, ул соңгы дүрт уенны җирле командага каршы уздырды. Кызганычка каршы, очрашулар мәйдан хуҗалары файдасына төгәлләнде. 2002нче елда туган малайларыбыз исә Сарман районының Җәлил бистәсендә үткән турнирда катнашты һәм өченче урынны алды. Ял көннәрендә шәһәребезнең Боз сараенда кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнгән, башкалабыздагы югары уку йортында укып, "БТА Казан" банкы өчен уйнап, бер уенда авыр тән җәрәхәте алып, арабыздан бик яшьли киткән Айрат Галиев истәлегенә ир-егетләр арасында турнир оештырылды. Анда районыбызның җыелма, Байлар Сабасы, әлеге районның Шәмәрдән бистәсе һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы командалары катнашты. Безнекеләр барлык көндәшләрен дә отып, беренче булдылар. Бәйгеләрне оештыруны хоккей җанлы Михаил Домолазов һәм Юрий Клинов үз өсләренә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X