Нократ

Хәлиткеч уен алда

2012/2013нче елгы хоккей сезонының яртысы тәмамланды. Шәһәребезнең төрле яшьтәге хоккейчыларын берләштергән командаларның Татарстан Республикасы беренчелегендәге чыгышларына йомгак ясарга да мөмкин. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Зурларның "Олимп" командасын алыйк. Хоккейчыларыбыз уйный торган төркемне "үлем төркеме" дисәк тә һич арттыру булмас. Чөнки анда соңгы елларда җөмһүриятебезнең иң көчле коллективларыннан саналган башкалабызның "Факел", "Тимерхан", "Динамо",...

2012/2013нче елгы хоккей сезонының яртысы тәмамланды. Шәһәребезнең төрле яшьтәге хоккейчыларын берләштергән командаларның Татарстан Республикасы беренчелегендәге чыгышларына йомгак ясарга да мөмкин.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Зурларның "Олимп" командасын алыйк. Хоккейчыларыбыз уйный торган төркемне "үлем төркеме" дисәк тә һич арттыру булмас. Чөнки анда соңгы елларда җөмһүриятебезнең иң көчле коллективларыннан саналган башкалабызның "Факел", "Тимерхан", "Динамо", Әлмәтнең "Меллянефть" командалары уйный. Узган атна шимбәсенә чаклы югарыда телгә алынган коллективларга оттырган идек. 19нчы гыйнварда "Олимп" үз мәйданында "Тимерхан"ны 3:2 белән җиңүгә (беренче уенда егетләребез 6:0 исәбенә бирелгәннәр иде) иреште. 1997-98нче елларда туган уенчыларыбыз беренче әйләнештә җиңелү ачысын татымадылар. Көндәшләр капкасына 70 алка кертсәләр, үзләренекенә 12не генә керттерделәр. Ә беренчелекнең икенче әйләнешен Казанда җирле "Смена" командасына каршы уйнап, "Олимп" буллитлар буенча тәүге мәртәбә җиңелергә мәҗбүр булды. "Олимп-1999" хоккейчылары өчен киеренке сезон бара. Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итәләр алар. Декабрь башында "Алтын алка" Халыкара турнирга чакыру алдылар. ТР укучыларының IХ кышкы Спартакиадасын оттылар. Бу атнада 1998нче елда туганнар белән "Алтын алка" бәйгеләренең зона этабына барачаклар. Без, җанатарлар, тренер Ринат Ризванов шәкертләренең агымдагы елда да зур уңышларга ирешәчәгенә ышанабыз. "Олимп-2001" хоккейчылары да бүгенге көндә әлегә бер генә җиңелү ачысын да татып карамадылар. Марсель Баһаветдинов шәкертләре бу атнада Менделеев шәһәрендә "Алтын алка" клубы ярышларында катнашты. Ә менә "Олимп-2002" уенчыларына Татарстан беренчелегендә җитди көндәшләр каршында сынау тотарга туры килә. Сигез уенның өчесен оттырдылар алар. Шуның нәтиҗәсендә турнир хәлләре әлегә сөенерлек түгел. 2002 һәм 2003нче елларда туган малайлар берләшкән команда Минзәләдә узачак "Алтын алка" клубы ярышларына финалда Сарман хоккейчыларына гына оттырып, икенче урынны яуладылар. "Олимп-2003-2004" командасы малайлары да бозда үзләрен ышанычлы тоя башладылар. ТР беренчелегендә аларга да уңышлар юлдаш булыр. Бүгенге көндә хатын-кызлар арасында хоккей Татарстанда әле тернәкләнеп кенә килә. 1996-98нче елларда туган кызлар арасында ТР беренчелегендә нибары дүрт команданың гына катнашуы шуның ачык мисалы. Аның икенче туры узган якшәмбедә Мамадышта үтте. Бары тик безнең һәм Байлар Сабасы командаларының гына спортның бу төре белән ныклап, җитди шөгыльләнүләре күзгә ташланды. Бәйгеләр кысаларында Әлмәт һәм Казан кызларының үзара уйнауларын күргәч, аларга безнекеләр дәрәҗәсенә җитәргә ерак әле дигән фикергә киләсең. Димәк, көндәшлек тә юк дигән сүз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: