Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Гомер юлдашым

Бөтен гомереңне яшьтән үк яраткан һөнәргә багышлау үзе бер бәхет ул. Мин дә шоферлыкны сайладым, моңа һич кенә дә үкенмим. Мин моннан 66 ел элек дөньяга килгәнмен. Ачлы-туклы яшәп, күп авырлыклар күреп үсәргә насыйп булды. Шулай булуга карамастан, Игенче авылында дүрт классны тәмамлаганнан соң, Кече Кирмән сигезъеллык мәктәбендә укуымны дәвам...

Бөтен гомереңне яшьтән үк яраткан һөнәргә багышлау үзе бер бәхет ул. Мин дә шоферлыкны сайладым, моңа һич кенә дә үкенмим. Мин моннан 66 ел элек дөньяга килгәнмен. Ачлы-туклы яшәп, күп авырлыклар күреп үсәргә насыйп булды. Шулай булуга карамастан, Игенче авылында дүрт классны тәмамлаганнан соң, Кече Кирмән сигезъеллык мәктәбендә укуымны дәвам иттем. Башка авыллардан килгәннәр тулай торакта яшәделәр. Ләкин мин анда сирәк кундым. Кышкы көннәрдә атнага ике-өч мәртәбә туган авылыма кайтып килә идем. Шуңадырмы, мине мәктәпнең посыльное итеп куйдылар. Укытучыларның берәр җыелышы була калса, мине җибәрәләр иде. Ул чорларда имән чаңгылар, куак таяклар. Кече Кирмән-Су-Елга - Хәсәнша - Югары Ушма - Түбән Ушма маршруты буенча йөзләрчә километр юл узылгандыр. 1961нче елда ботинкалы чаңгы кайтты. Физкультура укытучысы Батырша Мостафин аны миңа бирде. Менә шул чорлардан бирле әлеге спорт төрен үз иттем, бер генә ярышны да калдырганым юк дисәм дә, һич арттыру булмас. Шул ук вакытта укырга да вакыт табыла иде. Әле дә хәтеремдә, алтынчы сыйныфта "Үскәч кем буласың?" темасына инша яздырдылар. Мин шофер булачагым турында яздым һәм бу хыялым тормышка да ашты. 1965нче елда Кукмарада автомәктәпне тәмамлаганнан соң, өч ай да үтмәде, Совет Армиясе сафларына алдылар. Өч елдан артык Германиядә шофер булып хезмәт иттем. Солдат шинелен салуга Мамадыштагы авторотага эшкә килдем. Әлеге оешма ул елларда хәзерге почта ишегалдында иде. Шулай итеп 1968нче елдан бирле руль минем якын дустыма, яшәү рәвешенә әверелде. Сигез елдан ПМК "Мелиорация" оешмасына эшкә урнаштым һәм 2006нчы елгача шунда эшләдем. Директор Ринат Мостафин: "Булдыра алсаң, эшлә әле," - дигәч, аның сүзенә каршы килмәдем. Хезмәтемнән тәм, тормышымнан ямь табып яши бирәм. Миңа спорт нык булыша. 1969нчы елдан бирле Сабантуйларда төз баганага менү минем өчен гадәткә әверелде. Кырык елга якын диярлек әлеге яраткан шөгылемә тугры калдым. Соңгы мәртәбә 60 яшем тулган елны баганага менгәч, район җитәкчеләре үземә тирән хөрмәт хисләре күрсәттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Чаңгы ярышларында актив катнашам. яшьтәшләрем арасында беренчелекне кулдан ычкындырасы килми.

Гаян Гасыймов, хезмәт һәм спорт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев