Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Егәрлеләр бәйгесе

Югары Ушма халкы гер күтәрү осталарын тамаша кылды. Узган шимбә көнне барлык укучылар, укытучылар һәм өлкән буын вәкилләре авыл клубына җыелды. Җирлек башлыгы Наил Васыйлов ветеран укытучы Кәфил Садыйков хөрмәтенә тәүге мәртәбә гер күтәрү ярышы оештырды, хөрмәтле кунакка һәм аның тормыш иптәше Роза ханымга махсус бүләкләр тапшырды. Чараны авылдашлары Вазыйх...

Югары Ушма халкы гер күтәрү осталарын тамаша кылды. Узган шимбә көнне барлык укучылар, укытучылар һәм өлкән буын вәкилләре авыл клубына җыелды. Җирлек башлыгы Наил Васыйлов ветеран укытучы Кәфил Садыйков хөрмәтенә тәүге мәртәбә гер күтәрү ярышы оештырды, хөрмәтле кунакка һәм аның тормыш иптәше Роза ханымга махсус бүләкләр тапшырды. Чараны авылдашлары Вазыйх Садыйков һәм Рушан Байкиев гер чөю чыгышы белән ачып җибәрделәр. Аннан югарыушмалылар, Катмыш һәм коррекцияләү торак-мәктәбе спортчылары үзләренең егәрлекләрен сынадылар. Югары Ушмадан 5нче сыйныф укучылары Эльвина Хабрахманова ун минут эчендә дүрт килограммлы герне-250, Фәнзил Усманов биш минутта-170, 10нчы сыйныфтан Вәсилә Нуриәхмәтова биш минутта сигез килограммны-123, Катмыштан 11нче сыйныф укучысы Динар Гыйззәтуллин биш минутта 16 килограммны-142, әле җиде яше дә тулмаган, үзе дә нибары 22 килограмм авырлыкта булган Камилә Низамова ике килограммлы герне 21 мәртәбә күтәрделәр. Ярышны оештыручы Наил Васыйлов һәм иганәче, Кәфил аганың кияве Әсгать Хәмитов бәйгедә катнашкан һәр спортчыга, тренерга һәм хөкемдарларга бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев