Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы җитезләрне җыйды

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы җиденче Спартакаиадага узган шимбә көнне старт бирелде. Барлыгы 100дән артык төрле яшьтәге хезмәткәрләр чаңгы юлларына басты. Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да өч яшь категориясендә җитезлеккә көч сынаштылар. Гүзәл затларыбыз арасында финиш сызыгында Түбән Сон мәктәбе мөгаллимәсе Галина Чебышева - 35, муниципаль район башкарма комитетыннан Лариса Чернова -...

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы җиденче Спартакаиадага узган шимбә көнне старт бирелде. Барлыгы 100дән артык төрле яшьтәге хезмәткәрләр чаңгы юлларына басты. Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да өч яшь категориясендә җитезлеккә көч сынаштылар. Гүзәл затларыбыз арасында финиш сызыгында Түбән Сон мәктәбе мөгаллимәсе Галина Чебышева - 35, муниципаль район башкарма комитетыннан Лариса Чернова - 50 яшькә кадәргеләр, "Мамадыш ЖКУ" җәмгыятеннән Рәсилә Сәхәбетдинова өлкәнрәкләр арасында иң яхшы вакыт күрсәттеләр. Ир-егетләрдән Шәдче мәктәбеннән Марсель Харисов, Албайдан Климентий Кирушин һәм "ПМК-10"Мелиорация" җәмгыяте вәкиле Гаян Гасыймовка тиңнәр булмады. Гаян абыйга 67 яшь булуга карамастан, аның вакыты башка категорияләрдәге кайберәүләрнең күрсәткеченнән күпкә яхшырак иде. Өлкәннәр арасында иң соңыннан китсә дә, ул барлык көндәшләрен дә узды.

Җомга көнне 30га якын инвалид үзара көч сынашканнар иде. Аларның барысы да 2 километрлы дистанциядә узыштылар. Гөлназ һәм Ләмига Җикшимбеевалар, Фирназ Фәләхов, Алексей Маслов, Нияз Гарифуллин, Зөбәйдә Мисбахова үз категорияләрендә беренчелекне яуладылар. Бәйгеләрдә катнашкан инвалидларның берсе дә бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X