Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

БӘРӘҢГЕДӘН ДӘ КИЛДЕЛӘР

Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән татарча милли көрәш бәйгеләре быел Татарстан белән генә чикләнмәде. Ярышларга Марий Эл республикасының Бәрәңге районыннан да яшь спортчылар килгән иде. Аларның Мамадыш җиренә аяк басуларына әлеге төбәктә гомер кичерүче якташыбыз, Катмыш авылы егете, заманында спортның күп кенә, бигрәк тә милли көрәш буенча зур уңышларга ирешкән Гамир...

Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән татарча милли көрәш бәйгеләре быел Татарстан белән генә чикләнмәде.

Ярышларга Марий Эл республикасының Бәрәңге районыннан да яшь спортчылар килгән иде. Аларның Мамадыш җиренә аяк басуларына әлеге төбәктә гомер кичерүче якташыбыз, Катмыш авылы егете, заманында спортның күп кенә, бигрәк тә милли көрәш буенча зур уңышларга ирешкән Гамир Закиров "гаепле". Үзе белән унбиш шәкертен алып килгән иде ул. Шулардан Радмир Маников 1998-2000нче елларда туган яшүсмерләр арасында 32 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. "Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, йөзек кашыбыз булган әлеге спорт төрен онытырга тиеш түгелләр. Бит татарча көрәш - бабаларыбыз барлыкка китергән, гасырлар узу белән шомара барып, бүгенгәчә чаклы йөзен югалтмаган милли байлыгыбыз ул. Безнең Бәрәңге районында татарлар шактый яши. Көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны да елдан ел арта бара," - ди ул. Сигезенче мәртәбә оештырылган әлеге турнирны Түбән Ушма авылындагы мәһабәт спорт комплексы тәүге мәртәбә кабул итте. Анда дистәдән артык районнан 250 яшь көрәшче катнашты. Мактаулы кунаклар арасында көрәш буенча заманында зур уңышларга ирешкән шәхесләрнең күп булуы Рафаэль абыйга хөрмәтнең чиксезлеге, әлеге спорт бәйгесенең дәрәҗәсе турында сөйли. Ярышларны ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасының татар-башкорт көрәше федерациясе башкарма комитеты директоры Равил Хәйруллин, Рафаэль Мөхәммәтшинның авылдашы, сыйныфташы, көрәштәше Рафаэль Муллаәхмәтов чыгыш ясадылар, авыл мулласы Илнар хәзрәт вәгазь укыды. Ә җирле шагыйребез Рафаил Газизов үзенең хөрмәтен шигъри тәлгәшләр аша белдерде. Мәрхүмнең тормыш иптәше Алсу ханым шушы дәрәҗәдәге ярышларны оештыручыларга үзенең рәхмәтләрен ирештерде. Рәсми өлештән соң мәртәбәле кунаклар Рафаэль Ясәви улының каберенә бардылар. Бәйгеләргә килгәндә, мавыктыргыч турнир көне буе дьвам итте. 1994-1997нче һәм 1998-2000нче елларда туган яшүсмерләр өч келәмдә бил алыштылар. Хөкемдарларның эшенә дә бәйләнерлек сәбәп табылмады, дисәм дә, һич арттыру булмас. Тән җәрәхәтләре алучыларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелде. Сөбханалла, җитди яраланучылар булмады. Көрәшчеләр дә келәмдә бил алышучы иптәшләре өчен ихлас күңелдән җан аттылар. Кызганычка каршы, кайбер парларда каршылык чалымнары булмады. Ә икенче бер парда җиңүчене билгеләр өчен сөлгене бәйләмичә һәм бәйләп көрәшер өчен бирелгән вакыт кына җитмәде. Көндәшләрне туры бастырып бил алышуга кадәр барып җителде. Бу спортчыларның ярышларга җитди әзерләнгәнлекләрен исбатлады. Киләчәктә әлеге турнир республиканың Татар-башкорт милли федерациясенең календарена кертелер дип ышанасы килә. Аның беренче елдан ук яуланган популярлыгы тагын да күтәрелер иде. Бит бәйгеләргә җөмһүриятебезнең иң көчле көрәшчеләре дә килә. Нәтиҗәләргә күз салсак, пьедесталга күтәрелгән 51 көрәшченең 24е безнекеләр. Шулар арасында Ришат Исхаков - 32, Илназ Димиев - 36 кг, Хәлил Илдарханов - 46, Данияр Гарипов - 50, Рәмис Хәмидуллин 65 килограммга кадәрге авырлыкта 1998-2000нче елларда туган яшүсмерләр арасында җиңүчеләр булдылар. Ә Ранис Кадыйров шундый уңышка - 50, Булат Юнысов - 60, Рафаэль абыйның улы Ренат Мөхәммәтшин 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 1994-1997нче елларда туган яшьтәшләре арасында ирештеләр. Гомумкоманда беренчелегендә Мамадыш, Кукмара һәм Түбән Кама спортчылары беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Бүләкләр дә мулдан өләшенде бу көнне. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар арасында өстәмә бүләкләр алучылар да булды.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев