Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бездә чын спортчылар

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл, дигән борынгылар. Үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнү кешене физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра. Соңгы елларда мәктәбебезгә физкультура дәресләрен укытырга гел яшь егетләр генә килеп, бер ел мәктәптә эшләүгә, шәһәр тормышына кызыгып китеп тә бардылар. Агымдагы уку елында мәктәбебезне Уразбахты...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл, дигән борынгылар. Үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнү кешене физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра.

Соңгы елларда мәктәбебезгә физкультура дәресләрен укытырга гел яшь егетләр генә килеп, бер ел мәктәптә эшләүгә, шәһәр тормышына кызыгып китеп тә бардылар. Агымдагы уку елында мәктәбебезне Уразбахты авылы мәктәбе белән берләштерделәр. Физкультура укытучысы Гасыймов Фәрит абый да безгә эшкә килде. Үзе белән бергә көрәшче егетләр дә алып килде ул. Бездә бер ай укытуга: "Урта Кирмәндә җырчылар да, биючеләр генә анда, дигәннәр иде. Сез спортка да бик сәләтле икән, мондый уттай янып торган кызлар-егетләр, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган җитәкчеләр булганда эшлибез икән",-диде дә, барыбызны да спортка алып кереп китте. Башка авылдан булуларына карамастан, укытучыбыз Фәрит абый да, автобус шоферы Ибраһим абый да вакыт белән исәпләшмиләр. Фәрит абыебыз килүгә, бар бала спорт залына ашыга. Армиядәге солдатлар шикелле, минут эчендә чишенеп, спорт киемнәренә киенергә дә өйрәндек, район күләмендәге ярышларның һәркайсына ныклап әзерләнәбез. Тәнәфес вакытларында коридорның бер башында кемдер шахмат уйный, икенче башында теннис уены бара, спорт залында-көрәш, гер күтәрү, боҗрага туп ату күнегүләре. Кыш көннәрендә мәктәптән кайтып, бераз вакыт үтүгә хоккей мәйданчыгына ашыгабыз. Анда мәктәп директоры башта сыйныфлар, авылдагы урамнар, аннан иң-иң көчлеләр арасында хоккей ярышлары үткәрә... Гер күтәрү остасы Дияров Илназ, көрәшчеләребез Гыйбазов Фәннүр, Камалов Зөлфәт, Илдарханов Хәлил, Абдуллин Әдил, Хәсәнов Айрат, чаңгычы һәм йөгерешче кызларыбыз Шәрифуллина Гөлчәчәк, Шәйдуллина Эльза, Мәрдәнова Илсинәләр белән чын мәгънәсендә горурланабыз без. Афәрин егетләр! Афәрин, кызлар! Афәрин, Фәрит абый!

Язилә Хәсәнова, Урта Кирмән мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев